Корпункт:
“Кечкенә авылларда Җиңү парады“ республикакүләм акциясенә районыбыз да кушылды. Барлык авылларда да Бөек Җиңү көне уңаеннан митинглар узды.
Сатмыш авылында олысы-кечесе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итәргә җыелды. Ак яулыклы апалар, өлкән абзыйлар, сугыш чоры балалары чыгышлардагы һәр сүзгә кушылып, илгә-көнгә тынычлык, татулык теләп утырды.
“Олы тормыш юлы узган, бар авырлыкны үз җилкәләреннән уздырган апа-абыйлар безнең өчен олы үрнәк. Сугыш зур югалтулар алып килде. Ул җирлектәге һәр йортка кагылды“, – диде Сатмыш җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова.
Һәйкәл янында патриотик җырлар яңгырады, Җиңүгә, батырларга дан җырланды. Мәдәният хезмәткәрләре, Сатмыш мәктәбе коллективы, “Черемушка“ ансамбле бәйрәмгә ямь өстәде.