22 июнь “Хәтер һәм кайгы көне”ндә Олы Мәңгәр авылы китапханәсендә “Сез безнең хәтердә” дип исемләнгән батырлык дәресе узды. Китапханәче Гарифзянова Гөлшат укучыларны сугыш турындагы хәтирәләр белән таныштырды.
1941—1945 елларда Әтнә районы Олы Мәңгәр авыл Советыннан 495 кеше сугышка китә. Алар арасында 13 хатын кыз да була. Алар Сәлимә Закирова, Наҗия Сабирова, Зәйтүнә Вәлиева, Афтаф Шакирова, Фәридә Насыйбуллина, Анюта Васильева, Гөлфия Мостафина, Зөһрә Әхтәмова, Зәйтүнә Мусина, Сәлимә Низамова, Роза Төхфәтуллина һәм Фатыйма Гәлиева. Һәркайсы фронтның алгы линияләрендә булалар. Батырлыклары хөкүмәтебезнең орден-медальләренә лаеклы була. Авылларына 291 кеше кире әйләнеп кайтмыйлар. Күбесенең үлгән хәбәре урынына «билгесез югалган» дигән язу гына килә. Аларның исеме «Хәтер» китабына кертелгән.