Быел илебез халкы чиксез рәхмәт һәм онытылмас тирән сагыш хисе белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтте. Бөек Ватан сугышына Калмаш авылыннан типсә тимер өзәрдәй 194 ир-егет ил азатлыгы өчен канлы сугышка чыгып киткән. Шуларның нибары 67се туган авылына әйләнеп кайткан. Шуларның берсе – минем әтием Салихҗан Мөҗәһит улы Мөҗәһитов.
Фронтка киткәндә аңа нибары унсигез яшь булган. Ә сугышчан юлы Ладога күле бозы өстеннән салынган «тормыш юлы» аша үтеп, камалыштагы Ленинград шәһәрен саклаудан башланган. Ул, элемтәче булып, сугышның иң алгы сызыгында йөргән. Дошман шәһәрне көн саен бомбага тота. Шәһәргә азык-төлек керү бөтенләй туктала. Ачлыкка, зәмһәрир салкыннарга карамастан, совет сугышчылары Ленинградны батырларча саклыйлар. Әтиемнең ачлыктан аңын югалткан чаклары да була. Ә бер бәрелештә каты яраланып, хәрби госпитальгә эләгә. Аякка баскач, пуля яңгыры астында елгалар кичеп, окоплар казып, кайвакыт кар өстендә йоклап, элемтәче, шуның өстенә танкка каршы ата торган пушканы төзәтүче булып, ул сугышчан юлын дәвам иттерә. 1943 елда Пушкино (Царское село) шәһәре өчен барган сугышларда, аннары Псков юнәлешендә Чуд күлендәге сугышта катнаша. Иң авыр сугышларның берсе итеп ул Нарва елгасын кичүне искә ала иде. Яуланган плацдармны ныгыту өчен алар Нарва елгасы аша 4 пушка алып чыгалар. Шунда күрсәткән батырлыклары өчен әтием «Сугышчан батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнгән. Аннары аның сугышчан юлы Карпат таулары аша үтә. Яралана һәм каты контузия ала. Дәваланганнан соң илебезне һәм ярты Европаны иңләп, Польша, Чехословакия, Румынияне фашистлардан азат итүдә катнаша. «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. Әтием 1947 елда гына туган авылына әйләнеп кайта. Кайтса – илдә ачлык, ялангачлык, ир-атларның бик азлары гына кайта алган, аларның да күбесе яралы. Әтием җиң сызганып эшкә тотына. Көнне төнгә ялгап шофер булып эшләгән, аннары лаеклы ялга киткәнче төрле эшләр башкарган. Сугышчан бүләкләренә күп санлы Мактау кәгазьләре, медальләр өстәлгән.
Әнием Гәүһәрия Гәрәй кызы белән алар гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Әнием – тыл ветераны. Ундүрт яшь тулган кызны Яшел Үзән шәһәрендәге корал заводына эшкә җибәрәләр. Станокта буе җитмәгәнгә, аяк астына әйбер куялар. Ул ике ел шунда эшли – снарядлар өчен форма ясый. Эш, яшәү шартлары шундый авыр була, ләкин җиңү көнен якынайту өчен алар бөтен авырлыкларга да түзәләр.
Сугыш елларында әниемә үгез җигеп төрле эшләр башкарырга, урак урырга, молотилкада ашлык сугарга да туры килә. Ул гына да түгел, аны Киров өлкәсенә мәҗбүри эшкә җибәрәләр. Ул башта урман кисүдә, аннары торф чыгаруда эшли. Андагы авырлыкларны күз яшьләре белән сөйли иде безгә. Нормалар зур: 25 сутый җирнең агачын кисеп, төяп җибәрәләр. Урманда билдән кар ерып эшлиләр, өсләренә кияргә сырма гына. Чыланып беткән киемнәрен фатирларына кайткач мич ягып киптерәләр, шул сырманы идәнгә җәеп йоклыйлар. Иртән торгач шуны киеп, тагын көн буена эшкә чыгып китәләр. Сөеп-сөелеп, җырлап-биеп күңел ачып яшәр, һөнәр алыр чакларында, әнием яшендәге кызлар әнә шулай тормыш тәртәсенә җигелгәннәр.
Тыныч тормышта да әнием хезмәттә алдынгылардан булган. Сугыш елларындагы һәм тыныч тормышта күрсәткән хезмәтләре өчен күпсанлы Мактау кәгазьләре, ун медаль белән бүләкләнгән. 1969 елда, мәсәлән, «СССР халык хуҗалыгындагы уңышлары өчен», 1970 елда «СССР халык хуҗалыгын үстерүдәге уңышлары өчен» һәм «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән һ.б. Авылдашлар аны күп тапкырлар – авыл Советы, ике чакырылышта район Советы депутаты итеп сайлаганнар. Әниемнең исеме Татарстан АССРның Югары Советы Президиумы, КПСС өлкә комитеты, Министрлар Советы карары белән Татарстан Республикасының «Хезмәт даны» китабына кертелгән.
Шулай итеп, илебезнең Бөек Ватан сугышында җиңүендә, сугыштан соң халык хуҗалыгын аякка бастыруда әтием Салихҗан Мөҗәһит улы, әнием Гәүһәрия Гәрәй кызының да зур өлеше кергән. Алар безнең горурлыгыбыз, туган илгә чиксез бирелгәнлек өлгесе.
Фәйрүзә Сәгыйрова.
