Такталачык җирлегендәге тыл ветераннарына юбилей медальләре тантаналы шартларда тапшырылды. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарының счафлары елдан-ел сирәгәя бара. Актаныш районында бүгенге көндә сугыш кичкән яугирләребез 12 генә калды. Такталачык авыл җирлеге дә 2019 елдан Җиңү язын сугыш ветераныннан башка гына каршы ала. Хәер, нинди зур җирлектә тыл ветераннары да елдан-ел кимеп бара. Бүгенге көндә өч авылны берләштергән такталачыкта 10 тыл ветераны исәпләнә. Аларның да беричәсе, сәламәтлеккә туенмау сәбәпле, туган авылларыннан читтә гомер кичерә.
Бүген Такталачык авылының хезмәт ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" юбилей медальләрен тапшыру мизгелләре күңелләрне кузгатты. Мәдәният йортының матур итеп бизәлгән җылы залына җыелган өлкәннәрне күргәч, тамакка төер утырды: олгайганнар, хәрәкәтләр акрын, күзләр җетелеген югалткан, хәтер дә чамалы инде. Ә менә бу җыелу, очрашу аларның яшәешенә бер нур булып керде кебек. Медальләрне тапшыру мизгелләре дә җылы аралашу, һәр ветеранның хәл-әхвәлен сорашу рәвешендә, күңелгә үтеп керерлек җырлар, мәдәният хезмәткәрләренең чыгышлары белән үрелеп барды.
Әлеге чарада алты ветеранны юбилей медальләре белән зурладылар. Юбилей медальләрен ветераннар зур горурлык хисе белән кабул итте. Хөрмәткә лаек затларга үзенең җылы теләкләрен авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров ирештерде.
- Сез үзегездән күпкә көчлерәк дошманны зур югалтулар, фронтта, тылда халыкның тиңсез батырлыгы бәрабәренә җиңә алгансыз. Сезнең алда без баш иябез. Тыныч көннәрдә дә безгә үрнәк, авылның йөзек кашы булып озак еллар яшәсәгез иде,- диде Марс Тимерхан улы, ветераннарга мөрәҗәгать итеп.
“Сезнең тормыш – үзе батырлык” дип исемләнгән чарада Мөдәрис ага Әмирҗанов, Мәхмүзә апа Гыйлфанова, Гөлкәй апа Сафуанова, Кәримә апа Сәхәбиева, Рабис абый Таймасов, Мөхтәсим абый Хәкимовка шушы истәлек медальләре тапшырылды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Искәртеп үтәбез, җирлектә тәүге медаль тыл ветераны Мирзариф Мирзануровка аның 90 яшьлек юбилеенда тапшырылган иде.
Җирлек башлыгы бәйрәмгә килә алмаган Җәмилә апа Шәмсиева, Актанышта балалары тәрбиясендә яшәгән Рәшидә апа Мусина янында да булып, юбилей медальләрен ияләренә ирештерде. Кышкы чорны Яр Чаллы шәһәрендә балалары янында үткәргән Рәкыя апа Ямалиева исә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел“ юбилей медален апрель аенда алачак.
- Өлкәннәребезнең йортларында булдык, хәлләрен белештек, хатирәләрен яңарттык. Алар – үзләре тарих. Ветераннарыбыз исән-сау булганда, барланып бетмәгән тарих битләрен барларга иде, - диде Марс Мансуров.
