Җиңү көне алдыннан "Шатлык"балалар бакчасы коллективы һәм балалары,Миңлебай урта мәктәбенең укытучылары һәм укучылары, хакимият, мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл халкы , Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән батырлар истәлеген мәңгеләштерү өчен, Җиңү паркында традицион тантаналы митингка җыелды. Быел бу чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә аеруча зур әһәмияткә ия булды. Вакыт уза, дөньяга яңа буыннар килә. Үткән һәр ел безне Бөек Ватан сугышыннан ераклаштыра.Ләкин канкойгыч сугышлар турында онытырга ярамый. Бүгенге тантаналы митинг Ватанны саклаучыларга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Әфганстан, Чечня геройларына, Украинада хәрби бурычларын намус белән үтәгән солдатларга багышланган иде. Чараның тантаналы өлешендә авыл җирлеге башлыгы Рәхимов Илдар Мансур улының котлавы яңгырады, шулай ук авыл халкы да үзләренең котлавы белән чыгыш ясады.
Митинг барышында мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, чакырылган артистлар башкаруында сугыш еллары ,Җиңү җырлары яңгырады. Балалар шигырьләр укыдылар, Ватан өчен көрәшүчеләргә һәм җиңүчеләргә рәхмәт сүзләре әйттеләр. Бөек Ватан сугышы фронтларында башларын салганнарны һәм бу көнгә кадәр яшәп өлгермичә бездән киткәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар.Җыелганнар һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Без Бөек Җиңүебезнең нинди бәя белән яуланганын истә тотарга тиеш!
"Шатлык"
Корпункт: