Ябалак авылы мәдәният йорты бинасында Әсгать Галимҗанов исемендәге Туган якны өйрәнү музее урын алган. Биредә Бөек Ватан сугышы еллары, сугыш ветераннары, авылның үткәне турында бик күп мәгълүматлар саклана.
“Россия флагы. 9 май”, “Җиңү тәрәзәләре” акцияләре кысаларында мәдәният йорты тәрәзәләренә флаглар эленгән, ветераннарның фотосурәтләре урнаштырылган. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Әсгать Галимҗановның медальләр тагылган костюмы да урын алган.
Бина каршында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан мәйданчык та булдырылган.
9 Май – Җиңү көне җитүен сизгәндәй, Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә утыртылган слива агачлары ак чәчәккә күмелгән.
Шулай ук “Россия флагы – һәр өйдә” акциясе дә дәвам итә. Аны районда “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге һәм яшьләр бүлеге оештыра.
