Корпункт:
Бөек Ватан сугышында Җиңү Көне бәйрәме алдыннан Комыргуҗа авылы мәктәбенең 2 сыйныф укучылары өчен Ш.Мәрҗани музее җитәкчесе Зиннатуллина З.Р. "Тылсымлы ил оригами" дигән музей түгәрәге үткәрде. Укучылар тематик лекция тыңладылар һәм оригами техникасында "Мәңгелек ут" эшләнмәсен ясарга өйрәнделәр.