1941 елның 20 нояберендә Афзалетдинне хәрби хезмәткә алганнар. 197 укчы полк һәм 264 миномет полк составларында сугыша, сержант дәрәҗәсендә разведка бүлеге командиры, миномет командиры була. Сталинград, Польша, Германиядә сугыша. 1945 елда кайткан.
“Нефтяник” совхозында балта остасы булып эшләгән.
2000 елда вафат.“Батырлык өчен”, ике тапкыр “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Сталинградны саклаган өчен” медалләре һәм 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
“Сугышчан казанышлары өчен” медале белән бүләкләнү битеннән: “В боях за высоту 141,1 находясь в боевых порядках пехоты метким огнем из миномета поражал живую силу противника. Будучи за наводчика уничтожил 10 фашистов и подавил одну огневую точку противника…».
«Батырлык өчен» медале белән бүләкләнү тарихы: “…за то, что 8.10.1944г. в боях в районе Пеханя находясь на передовом НП в боевых порядках пехоты под непрерывным ружейно-пулеметным огнем противника и ведя непрерывное наблюдение обнаружил 2 стрелково-пулеметные точки и 1 минометную батарею, чем обеспечил успешное подавление их огнем из минометов»
Шәрәфетдинов Афзал Саттар улы 12.05.1916 -17.02.2000
Корпункт:
