Татарстан Республикасы халкы Җиңүгә үзеннән зур өлеш кертте. 28 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 17 ветеранга һәм тыл хезмәтчәннәренә “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшырды. Без исән ветераннарның кадерен белергә, вафат булганнарны беркайчан онытмаска тиеш.
Ветеранның күкрәген “Батырлык өчен”, “Венаны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре, шулай ук байтак юбилей бүләкләре бизи. Шушы араларда гына “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медале тапшырганнар. Калган бүләкләр кебек үк, монысы да бик кадерле. Сугыш утларын кичергән Петр Дмитриевич дәүләтнең җылы кайгыртуы өчен ил җитәкчеләренә бик рәхмәтле.
Фронтка 1943 елда нибары унҗиде яшен тутыргач китә ул. Повестканы Кайбыч районында урман кискәндә аның өенә китереп тапшырганнар. Ашыгып кайтырга чыккач, ул утырып кайткан ат юлда егылып үлә. Шуңа күрә хәрби комиссариатка билгеләнгән вакытка кайтып җитә алмый.
– Соңарган өчен комиссардан шактый эләкте, – дип искә ала Петр Дмитриевич, – штраф ротасына җибәрәбез, дип тә куркыттылар, әмма җибәрмәделәр, кызгандылар булса кирәк. Эшелонга утырып Украина якларына юл тоттык, 100нче Кызыл Байраклы Свирск дивизиясенең кече командирлар әзерләүче полк мәктәбенә, һава десанты бригадасына эләктем...
Яшь сугышчы парашюттан сикерү серләренә өйрәнә, биредә шулай ук планердан дошман тылына сикерергә, башка бик күп заданиеләрне үтәргә өйрәтәләр. Ерткычлыклары белән немецлардан да уздырган бандеровчылар белән очрашырга, дивизия уздырган зур өйрәнүләрдә катнашырга туры килә. Гомумән, фронтта бер генә солдатка да җиңел булмаган, хәрбиләр көн саен яңа заданиеләр үтәгән. Берәү дә, шул исәптән Петр Дмитриевич та сынатмаган.
Ветеран үзе үткән фронт юлларын, Австрия, Венгрия җирендәге сугышларны яхшы хәтерли. Аеруча Вена өчен барган сугышлар хәтеренә уелып калган.
– Дошманны тиз арада бирелергә мәҗбүр иттек, – дип сөйли ул. – Безне, азат итүчеләр буларак, җылы каршыладылар: кешеләр подваллардан чыгып безгә үз телләрендә рәхмәт әйттеләр, рюмкаларга эчемлек салып бирүчеләр дә булды. Бер карт әбекәй чыгып мине кочаклады да, аркамнан сыйпап елады...
Шул тирәдә барган сугышларның берсендә Петр Дмитриевич могҗиза белән генә исән кала. Пушка тартып йөрүче ат хуҗасын вакытлыча алыштырырга кушалар. Кинәт атыш башлана, атлар өркеп алга ыргылалар. “Сикер! Сикер!” дип кычкыралар аңа иптәшләре. Сикергән очракта пушка астында калу ихтималы зур була. Сикермәсә, немецлар кулына эләгәсен яхшы аңлый ул...
– Тәвәкәлләп арбадан сикердем, – ди ветеран, – атларны гына алып калып булмады.
Авыл малае үлгән атларны бик кызгана. Әмма нишләтәсең, сугыш берәүне дә кызганып тормый, атлар да кызганыч, алардан бигрәк көн саен гомерләре өзелүче солдатлар тагын да кызганычрак.
Петр Дмитриевич Җиңү көнен Венгриядә каршылый. Солдатларга бер чиләк тозлаган кәбестә һәм дүрт шешә аракы бирәләр.
Ул вакытта сугышның тәмамлануы турындагы хәбәрне ишетеп, солдатларның ничек сөенүләрен белсәгез икән! Дөрес, өенә тиз генә кайтырга насыйп булмый әле: 1950 елга кадәр хәрби хезмәтен Украинада дәвам итә. Шунысын әйтергә кирәк, сугышта ул якташы, Красный Вал авылы егете Виктор Александрович Басковны очрата. Аның белән әле дә еш күрешеп һәм аралашып яшиләр. Икесенең дә искә алып сөйләрлек истәлекләре бик күп.
Ветеранның бөтен хезмәт биографиясе Никольск авылы белән аерылгысыз бәйле. Биредә ул шофер һәм комбайнчы булып эшли. Хатыны Анна Афанасьевна (ул вафат) белән бергә өч бала үстергәннәр: кызлары Владивостокта һәм Ульяновскида төпләнгән, уллары – Яр Чаллыда. Картлык көнендә үзенә генә читен булмасын өчен Нина Александровна белән кушылып яши. Приволжск поселогында әле күптән түгел генә төзелгән йортлары бик матур һәм иркен. Ишегалдына чыгу белән зәңгәрләнеп торган Идел киңлекләре, борынгы Болгар һәйкәлләре, яшеллеккә төренгән кырлар күренеп тора. Күпме генә карасаң да, боларның барысына да сокланып бетә алмыйсың. Петр Дмитриевич беркайчан да кул кушырып утыра торган кеше түгел, бакчада да, ишегалдында да үзенә шөгыль таба. Яңа урында яши башлагач, йорт янәшәсенә генә юкә агачы утыртканнар. Кызганыч, ветеранның гармунда уйнарлык көче калмаган. Заманында хромкасында моңлы көйләр сыздырып авыл кешеләрен күп биеткән һәм җырлаткан ул. Еллар картайтса да, Петр Дмитриевичның күңеле әле һаман да яшь. Бераз уйларга бирелә башлау белән үткәннәр күз алдына килеп баса. Аларны берничек онытып булмый...