Корпункт:
Комыргуҗа урта гомуми белем мәктәбе укучылары өчен «Сталинград сугышы» дигән батырлык дәресе үтте.
Сталинград сугышында Җиңү көне уңаеннан Ш. Мәрҗани музееның әйдәп баручы методисты Зиннатуллина З.Р. Комыргуҗа урта гомуми белем мәктәбенең 4-6 сыйныф укучылары өчен «Сталинград сугышы» дигән темага батырлык дәресе үткәрде. Укучылар 1942 елның июленнән 1943 елның февраленә кадәр Донның уң ярында булган вакыйгаларны искә төшерделәр, шулай ук хәрби хрониканы карап уздылар.