Корпункт:
Атландым атның биленә,
Киттем Герман җиренә.
Герман җире яшен үлән,
Әллә саргаеп үләм...
1941нче елның 23 нче июнендә Актаныш һәм Калинин районнарыннан -178, сугышның өченче көнендә- 67, беренче ун көндә 1610, июнь-июль айларында 2695 кеше сугышка китә...Техника һәм атлар да сугышка китә. Мәсәлән, Актаныш МТСындагы 7 автомашинаның 6сы, 47 тракторның 6сы фронтка озатыла...