Корпункт:
"Акфильм" халык киностудиясе район архивы белән берлектә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан җирле телевидениеда сугыш, тел ветераннары, сугыш чоры балалары турында тапшыру әзерли. Бу көннәрдә алар олыимән авылында яшәүче сугыш ветераны Гавис абый Шәкүровның хәтирәләре белән уртаклашты.
