Быел Иштирәк авылында яшәүче әтием Шәйхнур Ризатдиновка «Белоруссияне азат иткән өчен» дигән медаль тапшырдылар. Әлеге бүләк аны 70 ел эзләгән... һәм тапкан. Әтинең сөенүенең чиге булмады. Ул мондый бүләккә, әлбәттә, бик лаек. Бүләкнең иясен эзләп табучыларга, мондый изге эшне башкаручыларга бик зур рәхмәт.
Әтием – бүгенге көндә авылдагы бердәнбер исән сугыш ветераны. 1925 елда үзебезнең Иштирәк авылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлаган, колхозда эшләгән. 1943 елның февралендә армиягә алынган. Алты ай Ижау шәһәрендә, аннары Мәскәүдә артиллерияче, зенитчы һөнәрләрен үзләштергән. 1944 елда сугышка кергән. Белоруссияне азат итүдә, Варшаваны алуда катнашкан. Радист булып, сугыш барган урыннарда элемтә чыбыклары сузган. Сугыш тәмамлангач, Польша һәм Белоруссия чикләрен саклауда, Орша шәһәрен снарядлардан чистартуда катнашкан. Туган ягына нәкъ биш елдан – 1948 елның февралендә генә әйләнеп кайткан.
Сугышның авырлыкларын үз күзләре белән күргәнгә, тынычлыкның ничек яуланганын белгәнгәдер, бүген әти-әнием бары бер теләк белән яшиләр: сугышлар гына була күрмәсен, балалар, оныклар исән-имин яшәсен" - дип яза Гөлсинә Гарифуллина.
