Җиңү көнен якынайтып тылда көнне төнгә ялгап эшләгән өлкәннәр һәрвакыт Россия, Татарстан хөкүмәтләренең, район хакимиятенең игътибар үзәгендә. Җиңү көне якынлашкан бу көннәрдә җирлекләрдә яшәүче тыл ветераннарын хөрмәтләү дәвам итә. Актаныш районы хакимияте тыл ветераннарына котлау открыткалары белән күчтәнәч каплары әзерләде. Җирлек башлыклары аларны ияләренә ирештерә.
6 май көнне Татар Ямалысы җирлегендә гомер кичерүче 14 тыл хезмәтчәне дә Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның һәм Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның котлау открыткаларын һәм хакимиятнең күчтәнгәч кабын кабул итеп алды. Җирлек башлыгы Дамир Вәлиев бүләкләрне тапшырганда ветераннарга рәхмәт сүзләре юллап, аларга ныклы сәламәтлдек теләде. Өч тыл хезмәтчәне исә бүгенге көндә балаларында – шәһәрләрдә тәрбияләнә. Аларга да бүләк-күчтәнәчләр якын арада барып ирешәчәк.
ТАТАР ЯМАЛЫ ҖИРЛЕГЕНДӘ ЯШӘҮЧЕ ТЫЛ ВЕТЕРАННАРЫ ХӨРМӘТЛӘНДЕ!
Корпункт: