Быелгы 2020 ел Тәфкил ага Вәлиев өчен аеруча истәлекле. Бөек Ватан сугышы ветераны Җиңүнең 75 еллыгы белән бергә үзенең 95 яшьлек юбилеен да каршыларга әзерләнә. Әле сәламәтлеге дә, көч куәте дә җитәрлек.
Югары Яхшый авылында 35 ел имам-хатыйб вазыйфасын башкара Тәфкил абый (аңа бабай дияргә тел әйләнми). Аллаһының барлыгын, берлеген танып, авылдашларын изге юлга өндәп яшәгәнгәме, әле дә зиһене ачык, сүзләре аңлаешлы ил агасының. Ачык йөзле, көр күңелле булгангадыр, өеннән кеше өзелми. Дини чараларга авыл халкы еш чакыра, киңәшләренә олысы-кечесе колак сала. Ул имамлык иткән чорда Югары Яхшыйда, Тәкмәк авылында мәчетләр салына, иганә ярдәме күрсәтүчеләр- шушы авыл кешеләре. Ветеран яшәгән йортка әле балалары, онык-оныкчыклар кайта, әле сугыш истәлекләрен тыңларга мәктәп укучылары килә.
16 яшьлек Тәфкил, Мәчти тулы булмаган мәктәбен тәмамлагач, Байсар урта мәктәбенә укырга керергә гариза язып кайта. 1941 елның 22 июне укуын дәвам итәргә исәпләгән зирәк егетнең хыял-өметләрен чәлпәрәмә китерә.
Авылның хәрби хезмәткә яраклы бар ир-аты сугышка чакырыла. Вәлиевләр гаиләсеннән алты егет Бөек Ватан сугышына китә. Шуларның өчесе- Габделвәли, Акмалетдин, Мөхәммәтдин абыйлары һәлак була, Тәфкил үзе, Әгъләметдин, Фәрдетдин абыйлары гына туган якка кайта алган.
Сугыш башлануга, хатын-кызлар, олыгайган әби-баба, балалар- эшкә яраклымы-яраксызмы- авыл шулар кулына кала. Тәфкилне бригадир итеп сайлап куялар. 1942 елның 12 гыйнварына кадәр бу вазифаны башкара ул, армиягә киткәндә бригадирлыкны бер кыз балага тапшырдым, ди.
Ерак Көнчыгышта Приморье өлкәсенең Шамановский поселогындагы гарнизонда хәрби курслар уза. Шуннан солдатларны Көнбатыш фронтка озаталар. Калинин шәһәре тирәсендә барган сугышларда, авылдан ук бергә киткән Яхшый егетләренең икесе һәлак була. Тәфкил сугышчан юлдан Украинага кадәр барып җитә. Соңыннан ул сугыша торган 62 нче Гвардия артиллерия полкы Көнчыгышка таба кузгала. Илне япон баскакларыннан аралауда, саклауда катнаша. 1945 елның 9 августыннан 21 сентябренә кадәр дәвам иткән көчле бәрелешләрдә сынатмый Актаныш егете. Елга кичкәндә Тәфкилнең каз оясы үрә белүе сугышчан дусларына ярдәмгә килә. Рота, авыл егете ясаган каз ояларын палатка белән тышлап, елга кичә. Беренче бүләге-“Батырлык өчен” медален шушы бәрелештән соң тапшыралар. Икенче медаль, “Сугышчан казанышлар өчен” медаленә- япон самурае белән күзгә-күз очрашып, каушап калмыйча, үзен дә, иптәшләрен дә саклап калган өчен лаек була. Һөҗүм вакытында Тәфкил абый яралана, 9 ай госпитальдә дәвалана.
Сугыш тәмамлангач та хәрби хезмәтен дәвам итә Тәфкил Вәлиев, 1951 елда гына туган ягына кайта. Кайту белән бригадирлыкны тапшыралар. Ике ай да үтми, райкомга чакырып алалар, җитәкчеләр сугыштагы батырлыклары турында инде хәбәрдар була, Тәфкил Вәли улын хуҗалык рәисе итеп билгелиләр. Озак еллар туган колхозын җитәкли, агроном, прораб була. Лаеклы ялга чыккач, ветераннар Советында өлкәннәр белән 22 ел эшли.
Соңгы 35 елда авылның имам-хатыйбы. “Ил алдындагы хезмәтем-81 елга тула”,- ди ветеран. Ислам дине кануннарын үзлегеннән өйрәнә, Коръәннең беразын яттан укый.
- Ир-егет, кайсы вакытта гына тумасын, аңа армия хезмәте кирәк! Армиядә булу дисциплинага өйрәтә, чыныктыра, сугыштан, никадәр генә авыр булмасын, мин үзем чыныгып, ныгып кайттым,-ди Тәфкил ага.


