Корпункт:
Чалманарат авылында укытучы булып эшләп пенсиягә чыккан, тыл ветераны Гафурова Назһүнә Ислам кызына 8 ноябрь көнне 90 яшь тулды.
Аны олугъ юбилее белән Актаныш муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырды.