1931 елның апрелендә туа ул, инде 94нче яшь белән бара.
Әнием олыгаеп кына тормышка чыккан. Әби-бабай тиф белән үлү сәбәпле, әнием Хәмдениса йортта энекәш-сеңелкәшләрен тәрбияләгән. 1921 елгы ачлыктан һәм тифтан бик күпләр вафат булган. Вакыт узу белән әнинең ике сеңлесе тормышка чыккан. Төп йортта әни белән Лотфулла исемле энесе генә калган. Шуннан димләп тормышка чыккан, - дип хатирәләргә бирелә Равил абый.
Җәмәгате Гөлбану апай белән 5 бала тәрбиялиләр. Кызганычка каршы, җәмәгате дә. өлкән улы да вафат аның. Ә оныкларга, оныкчыкларга бик бай ул.
- 1941 елны Бөек Ватан сугышы башланганда 2 сыйныфта укый идем. Ул елны мин әвендә эшләдем – салам тарттырдым, - ди. Әвен дигәне, безнеңчә итеп әйтсәк, сугу машинасы урнаштырылган ындыр табагы. Аннан чыккан саламны бау белән бәйләп, эскерт итеп салуда катнаша ул. Ул чорда биредә Ленинградтан тылга кайтучылар да эшли.
Әнисен конюх итеп билгелиләр, кечкенә Равил дә аңа булыша, шуңа гел конюшняда була. Кызыксынып, шундагы атларны җигәргә өйрәнә ул. Бу өйрәнүе бушка китми, берничә елдан соң, аңа үгез җигәргә туры килә. Бу чор хәтеренә яхшы уелган күрәсең:
- Мин авылдашым Әдһәм белән, Вагыйзь Фәрит белән – шулай ике малай бер үгез җигеп эшләдек... Үгезнең тыңлаганы да, киресе дә бар иде. Кайсыдыр кырыйга тартылса, арада юлда җиргә ята торганы да булды, - дип искә ала.
Әле бит көндез көлтә керткәннән соң, кичкә каршы гына шул үгезләр белән ашлыкны “глубинка”га – Күлле Кимегә алып менәләр. “Берсендә үгезебез тыңламый: койрыгын борабыз, сугабыз, колагына кычкырабыз... Бик азапландык”, - ди.
Ул гына да түгел, сукалаган җирне тырмалауны да үгезләр белән башкаралар. Бу чорда колхоз Шимбердән ат сатып ала, Равил абый бервакыт аны да җигә. Дөрес, “Ат димәсәң хәтере калыр, көч-хәл йөри иде”, - дип искә ала. Әнә шул атны, икенче малай эшләгән үгез белән берләштереп җигәләр – болай эш хутлырак бара... Бу чорда мәктәптә укуны да кыскарталар.
Соңрак, кыш көне урман кисәргә дә йөри ул. Бервакыт Саба районында, Сәрдә авылында фатирда тора. Монда урман кискәндә өстенә агач төшүчеләр дә булгалый. Әзер агачларны поезд юлына – станциягә тарттырып чыгаралар. Кукмара урманнарына да барырга туры килә. “Анда урманга кадәр 3 чакрым юл уза идек. Ә кичен кире кайтканда өйне ягып җылыту өчен ботаклар җыеп кайта идек”, - дип көрсенә.
Соңрак, төзелешкә эшчеләр әзерләү буенча ФЗУда укый. Белгечлек алса да, туган авылына кайтаралар. Монда аңа яхшы нәсел айгыры җигеп эшләргә туры килә.
- Авыр вакытлар күп булды. Яшьлек белән бик сизелмәгән күрәсең. Әмма шунысы бәхәссез – ихлас, тырышып, “булсын” дип эшләдек, - ди.
