Корпункт:
Солтангол авылында гомер итүче тыл ветераны Салиха Шәймардан кызы Сәрвәровага 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны РФ Президенты Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев һәм Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов тәбрик иттеләр. Салиха Шәймардан кызына котлау хаты һәм бүләкләр тапшырдылар.