Сугыш һәрбер йортның бусагасын атлап керде. Күпме чәчәктәй гомерләр өзелде, күпме балалар әтисез үсте, ә күпме балалар тумыйча калды.
Кечкенә генә Яңа Байлар авылыннан 110 кеше ил азатлыгы өчен яуга чыгып киткән. Шуларның 41е генә исән-сау әйләнеп кайткан. Ә бүген исә, шуларның икесе генә – Җиһангир Фәттахов белән Мәхмүтҗан Сабиров абыйлар гына исән.
Илгә фашистлар басып кергәндә Мәхмүтҗан үсмер малай була. Әтиләрен урман кискәндә агач басып үтергән. Абыйлары Имаметдин белән Галләметдинне беренче көннәрдә үк диярлек сугышка алганнар. Мәхмүтҗан өйдә бердәнбер ир, әнисенең терәге булып калган. Әнисе белән бергә колхоз эшенә йөри башлый ул. Үсмер егетнең тырышлыгын бик тиз күреп алалар һәм аңа йөк ташу эшләренә кушып, ат бирәләр. Шул бахбае белән көн дими, төн дими – гел эштә. «Без, малайлар, камыт кигерергә буй җитмәгәч, бүкәнгә басып җигә идек атны. Әйбәтрәк атларны сугышка ала тордылар, калганнары белән колхоз йөген тарттык. Әле өстең – бөтен, тамагың тук булса иде. Үсмер чак, гел ашыйсы килә торган иде. Авыз тутырып ипи ашауны күз алдына да китерә алмыйбыз. Яз җиткәч, бераз өмет уяна, чөнки кычытканнан башлап ашарга яраклы барлык үләннәрдән аш пешерәбез. Бәрәңгесе генә дә җитәрлек түгел иде бит», – дип искә ала Мәхмүтҗан абый күңеле тулып.
Әнә шулай үзләре ачлы-туклы яшәсәләр дә, авыл фронтка посылкалар: киптерелгән бәрәңге, эремчек кебек ризыклар, җылы кием-оекбашлар, бияләйләр бәйләп озата. Ир-атлар фронтка китеп беткәч, тормыш хатын-кызлар, карт-корылар, үсмерләр җилкәсенә кала. Авыл халкы бер гаиләгә әверелә, бары – бергә, югы уртак, дигәндәй, иңне-иңгә куеп, барысы да җиңү өчен дип көнне-төнгә ялгап эшлиләр.
Сугыш башланып, күп тә үтми, фронттан авылга кара мөһерле кайгылы хатлар килә башлый. Мәхмүтҗаннар капкасын да кага ул – абыйсы Имаметдинның батырларча һәлак булуы турында хәбәр килә.
– Шундый авыр кичердек без бу кайгыны. Моңа кадәр әтине югалту хәсрәтенә дә бөгелеп төшмәгән әнкәйне тәмам кара сагышка салды ул. Көне-төне тизрәк сугышка җибәрсеннәр иде, фашистлардан абыем, илем өчен үч алыр дип үрсәләнә идем, – дип искә ала ветеран.
Сугыш тәмамланырга бер ел калгач, инде буй җиткергән, колхоз эшендә чыныккан Мәхмүтҗан Сабировны хәрби хезмәткә алалар. Кара диңгез флотына – Феодосия шәһәренә эләгә ул. Шәһәрне фашистлар җир белән тигезләгән, кая карама җимерелгән йортлар, яндырылган корылмалар.
«Бу шәһәрдән фашистларны куганнар иде инде. Кулыма корал алып, абыем өчен үч алу насыйп булмады. Аның каравы шәһәрне торгызуда үземне аямыйча эшләдем. Аннары безне Украинага күчерделәр. Монда да шул ук хәл: шәһәр-авылларны пыран-заран китергәннәр, яндырылган авыллар, шәһәрләр пыскып ята, өйләр җимерелгән, исән калган кешеләр шәүләләр кебек – көч-хәл белән йөриләр...
Сугыш җимерекләрен торгызуда тәүлекләр буе эшләдек, чагыштырмача тиз арада йортлар торгызыла башлады. Украина шәһәр, авыллары яңадан төзелде бит. Бүген хәйран калам: шул җирләрдә кабат җимерүләр бара. Ачы хикмәте шунда, читтән килеп түгел, үзләре үк җимерәләр. Телевизордан караган саен җаным көя», – ди Мәхмүт абый, күңеле әрнеп.
1950 елда гына туган авылына кайта ул. Колхоз тәмам бөлгән, тормышлар үтә авыр. Толлар, ятимнәр тагын да арткан. Егет, җиңнәрен сызганып, элеккечә, атлы эшкә керешә, башлыча терлекчелектә эшли. Күрше авылы кызы Минәмирә белән гаилә корып җибәрәләр. 37 ел матур, тату гомер итәләр. Сугыш җимерекләрен торгызган солдат үз куллары белән йорт салып керә. Кызганыч, гомер юлдашын гына иртә югалта. Тол калгач та, шәһәрдән кайтып, ярдәм итеп йөрүче балаларын катык-сөттән аермас өчен сыер асрап яшәде ул. Тату, эшчән гаиләдә ике ул, бер кыз үсте. Тик менә бер уллары вакытсыз вафат булып, йөрәк ярасы ясады.