1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр булган Курск дугасындагы сугыш үзенең масштабы, җәлеп ителгән көчләре һәм чаралары, шулай ук хәрби-сәяси нәтиҗәләре ягыннан икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларының төп сугышларыннан берсе булып тора.Башта сугыш һөҗүм итәргә планлаштырылмаган.1943 елның язгы-җәйге хәрби кампаниясен планлаштырганда, совет командованиесе катлаулы сайлау алдында тора: нинди хәрәкәт итү ысулын яхшырак күрергә - һөҗүм итәргәме, әллә сакланыргамы. Курск дугасы районындагы вәзгыять турындагы докладларында Жуков һәм Василевский дошманны оборона сугышында хәлсезләндерергә, ә аннары контрһөҗүмгә күчәргә тәкъдим иттелә.Берничә гаскәр башлыгы Ватутин, Малиновский, Тимошенко, Ворошилов каршы чыгалар, ләкин Сталин, безнең һөҗүм нәтиҗәсендә гитлерчылар фронт сызыгын өзеп чыга алырлар дип куркып, оборона турындагы карарны хуплый.Ахыргы карар май ахырында - июнь башында, «Цитадель»планы турында билгеле булгач кабул ителә.
Төзеде: Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музее
«Утлы дуга» Курск сугышы турында аз билгеле фактлар.
Корпункт:
