Сарман үзәк балалар китапханәсе “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз” акциясенә кушылды. Акциянең инициаторы Свердловск өлкәсенең Талицкая ЦРБ булды. Акция кысаларында балалар китапханәсендә «Тормыш дәвам итсен өчен, истә тотарга» дигән исем астында батырлык дәресе үткәрелде. Чарада «Сарман гимназиясе» нең 4 «А» сыйныф укучылары катнашты.
Әсәрләрне укыганда, яшьтәшләре булган партизан-балаларның сугыш вакытында геройларча, зурлар белән беррәттән, үзләренең гомерләрен дә аямыйча, дошманны җиңүгә зур өлеш кертүләре, акциядә катнашучы балаларны бик тәэсирләндерде.
Батырлык дәресе барышында алдан сайлап алынган партизаннар, разведчиклар турында әсәрләр укылды. А.Н.Печерскаяның “Дети – герои Великой Отечественной войны” китабыннан өзекләр, Л.Кассильның «У классной доски», А.Митяевның «Опасный суп» исемле хикәяләре кычкырып укылды. Һәр укылыштан соң фикер алышу үткәрелде, һәм балаларның дискуссиягә актив кушылуларын күрү, сугыш темасына битараф булмаулары бик ошады.