Корпункт:
Сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыру тантаналары дәвам итә. Иске Минзәләбаш мәктәбенең "Юнармия" хәрби-патриотик хәрәкәте әгъзалары тантанада катнашып ветераннарыбызга хөрмәтләрен һәм рәхмәтләрен җиткерделәр.
