Корпункт:
Сугыш елларында балаларга алар югалткан балачакны аз гына булса да кайтару өчен төрле мөмкинлекләр эзләгәннәр. Сугыш елларында чыршы бизәү әйберләрен җитештерүне туктатмаганнар. Элек чыршы бизәү әйберләрен папье-машедан ясаганнар, соңрак аларны мамык, бинт, марля уенчыклары алмаштырган.
Чыршыларда солдат, санитарка, хәрби техника сыннары пәйда булган, хәтта мылтык тоткан Кыш бабай да булган.Ул вакытта чыршының үзен табукыенрак булган.Ә чыршысыз нинди бәйрәм? Кирәк булганда чыршыны хәтта стенага да ясаганнар, ә аннары кадак кагып, бизәү әйберләрен шунда элгәннәр.
Төзеде: Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музее
