Ходай исә һәркемгә дә бер төрле генә язмыш язмый. Яңа Әлем авылында гомер кичерүче Вәсилә Гыйльфанованың да башыннан сыйпамаган ул. 1929 елның 10 августында Башкортстан республикасы Илеш районы Аккүз авылында Шәмсемаһи белән Минневәли абыйның тугыз балалы гаиләсендә бишенче бала булып туа. Ләкин, кызганычка каршы, тугыз баланың 2 се генә исән кала.
1938 елны Аккүз мәктәбенә укырга керә. Тыныч кына яшәп ятканда гаиләләренә кайгы килә, 1939 елның апрелендә әтисе вафат була. Яшәве тагын да кыенлаша. Ике баласы белән Шәмсемаһи әби бер үзе кала.
1941 елның май аенда 4 сыйныфны бетереп чыга. Һәм 41 нченең июнь аенда сугыш башлана. Авыр сугыш елларын алар әнисе, энесе һәм Вәсилә өчәү каршы алалар. 1953 елда энесе Миңнегали армиягә китә.
Сугыш елларында Вәсилә апа да эшсез ятмаган—урманга утынга бурлыкка барып, бәләкәй чана белән басудан салам ташыганнар. Печән чабу булмаган, 18-20 шәр сутый кәкре кул урагы белән печән урган. Мәҗбүри весовщик булып эшләткәннәр, шунда бармас өчен әнкәсе янына уракка йөри торган булган, көненә 50 сутый көлтә бәйләгән. Кыш көне, 3әр өй эче Марый авылында, урман кисәргә барганнар. Ул вакыттагы хезмәтнең авырлыгын сөйләп бетерә торган тугел…
1994 елның 24 сентябрендә - 1941-1945 елларда тырышып эшләгән өчен “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.” “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә. 1994 елның 22 мартында Бөек Җиңүнен 50 еллыгына; 2000 елның 9 маенда Бөек Җиңүнен 55 еллыгына; 2005 елның 24 февралендә Бөек Җиңүнен 60 еллыгына; 2009 елның 4 мартында Бөек Җиңүнен 65 еллыгына багышланган юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Бүгенге көндә Вәсилә апа үзе генә гомер кичерә. Өе якты, чиста күңеле көр. Тик балалары аны бер генә мизгелгә дә ялгыз калдырмыйлар. Өй тутырып кайталар, эшен эшлиләр. Күршеләре белән аралаша. Булганына шөкер итеп, тыныч тормышта сөенеп яши. Яшьлегендә күп михнәтләр күрсә дә, картлыгы рәхәттә, мул тормышта үтә аның. Киләчәк көннәре дә тыныч, бәрәкәтле булсын.
Балачаклары авыр сугыш елларына туры килеп, яшьтән үк тормыш арбасына җигелгәннәр, гомер көзләренә кергәч, яшәүнең мәгънәсен тагын да ныграк аңлый, барына шөкер итеп яшиләр. Чөнки юклык, ачлык үзәкләренә үткән…
