8 март көнне Иске Кормаш авылында гомер итүче тыл ветераны Гөлбану Амирҗан кызы Амирҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. РФ Президент Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны Актаныш районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев тәбрик итте. Ул Гөлбану Амирҗан кызына изге теләкләрен җиткерде, күчтәнәч-пакет тапшырды.
9 март көнне Иске Богады авылында гомер кичерүче Әхмәтова Минехана Таҗриян кызына 90 яшь тулды. РФ Президент Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы исеменнән юбилярны Актаныш районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев тәбрик итте. Шулай ук Минехана Таҗриян кызы Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Ильсур Фәттахов һәм “Тамыр” ҖЧҖ җитәкчесе Ильяс Мирзаянов исеменнән котлаулар кабул итте.