Новошашинская сельская библиотека МБУ “Атнинская ЦБС” присоединяется к сетевой акции "Жди меня, и я вернусь". Акция приурочена к 75-летию Победы в Великой Отечественной войне 1941- 1945 гг. Организатор акции - Центральная городская библиотека г.Уфы.
"Муса турында истәлекләр" исемле китап. 1964 елда Татарстан китап нәшриятында басылган бу китапның төзүчесе һәм әдәби эшкәртүчесе Гази Кашшаф. Китаптагы бер язма белән белән танышкач, мин М.Җәлил шикелле якташым барлыгын белдем. Китапта Җәлилнең көрәштәшләре кемнәр булуы билгеле түгел, диелә. Легионның 825 нче батальонның бер ротасында якташыбыз командир Сабир Латыйпов җитәкчелек иткән. Аның турында мәгълүмат “Муса турында истәлекләр” китабының 291 битендәге Габделхак Шакировның “Беренче (825) батальон тарихыннан кайбер истәлекләр” язмасында әйтелә: “Безне фронтка яки партизаннарга каршы җибәрәселәрен белдек. Батальон оештырылу белән немецларга каршы агитация дә җәелдерелә башлады. Бу агитацияне башлап оештыручы кем булгандыр, мин ачык кына әйтә алмыйм. Ләкин беренче (825) батальонда яшерен оешмада эшләүчеләрнең берсе Сабир Латыйпов исемле кеше иде. Латыйпов үзе Арча районы (хәзерге Әтнә районы, элеккеге Кызыл Юл районы) ЧЕМБУЛАТ авылыныкы, армиядә лётчик булып, сугыш алдыннан гына артиллериягә күчкән офицер. Латыйпов кебек агитаторларның кайберләре командир, кайберләре врач булып, берсе хәтта мулла булып эшләде... Латыйпов Сабир легионда рота командиры иде. Сабир һәм аның белән өч-дүрт кеше 1942 нче елның ахырында яки 1943 нче елның январь башларында кулга алынды. Латыйпов белән кулга алынучыларның фамилияләрен белмим”...
"Жди меня, и я вернусь».
Корпункт: