Корпункт: СармановскийБатыр үлә, үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып. Исемең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык”, - дигән Муса Җәлил. Бүген бөтен татар дөньясы сөекле шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең зур юбилеен билгеләп үтте. Сарман районы А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш мәктәбендә бөек шагыйрьнең 115 еллыгына багышланган “Җырга әйләнгән исем” дигән музыкаль-шигъри кичә уздырды. Барлык халыкларның сөекле улы булган Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Шагыйрь Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. Кичәне татар теле укытучысы Нуртдинова Р. алып барды. Укучылар герой-шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Опубликовано 19 February, 2021 - 13:39 пользователем Хамитова Гузель