Җәлил поселогында яшәүче хезмәт ветераны Нигъмәтҗанова Зәйнәббану Ярулла кызы 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Зәйнәббану Ярулла кызы 1929 нчы елның 5 нче декабрендә Саба районы Уют авылында туа. Урта белем ала. Кияүгә чыкканчы Татарстан Республикасы Саба районының Уют авылында сыер савучы булып эшли. Рәхимҗан Нигъмәтҗановка кияүгә чыга һәм Җәлил поселогына күчеп килә. 22 ел 1нче «Каенкай» балалар бакчасында пешекче булып эшләде һәм аннан картлык буенча пенсиягә чыкты. 16 ел элек ире үлгән, хәзерге вакытта Зәйнәббану Ярулла кызы ялгыз яши. Оныгы Илнур да бар, аның янына еш килә.
Юбилярны туган көне белән Сарман муниципаль районы «шәһәр тибындагы Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Р.А. Кәримов, Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары А. Р. Гайфетдинов, Сарман муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы, Сарман муниципаль районы «Каенкай» балалар бакчасы мөдире Гарипова Лилия Мирзаһит кызы котладылар. Зәйнәббана Ярулловнага РФ Президенты Владимир Путин исеменнән хат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
