17 елдан артык һәр ике оешма республикада сәламәт яшәү рәвешен җәелдерү, сугыш ветераннарын һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшыртуда, үзешчән сәнгатькә һәм спортка җәлеп итү ягыннан алдынгылардан саналды. Һәр елны җәен ветераннарыбыз республикабызның истәлекле урыннарына – Биләргә, Болгарга, Алабугага, Казанга сәяхәт ясыйлар. Күңелле ял итеп кайталар, туган якка мәхәббәтләре арта иде. Бу сәяхәтләрне оештыруда иганәчеләргә һәм оешманың актив әгъзасы, электә автотранспорт предприятиесе башлыгы булып эшләгән Юрий Бузинга бик рәхмәтле Гөлфидә ханым. Үзенә дә игелекле гамәлләре өчен күп рәхмәт сүзләре ишетергә туры килә. Инвалид балалар өчен үткәрелә торган Сабан туйларын оештырып, сабыйларның ихлас рәхмәтләре һәм шатлыклары хезмәтенә искиткеч зур бәя. Ә авылдан алдакчылар тозагына эләгеп милексез калган әбекәйнең яки сукбайга төшкән бабайның хәленә кереп, закон нигезендә дөрес юл күрсәтүче дә, юатучы да бит әле ул Гөлфидә ханым. Шуңа күрә аны олысы да, кечесе дә зурлап: «Безнең икенче әниебез», дип атап йөртәләр. Ул үз эшчәнлегендә тәҗрибәле ветераннарга, активистларына таянып эш итте. Андыйлардан Әнисә Зиннәтуллина, Мулланур Сабиров, Юрий Бузин, Александр Волков, Николай Самойлов, Заһидә Нәбиуллина һәм җирле оешма җитәкчеләре Хәния Газизова (Калмаш), Тамара Кузьмина, Наҗия Хәлиуллова (Борды), Илгизә Мортазина (Түбән Суыксу), Наҗия Вәлиева, Надежда Галицкая (Комсомолец), Флүзә Сәлимова (Боерган), Фәридә Фәрхетдинова (Мусабай-Завод) күп төрле башлангычларны кулланып, иҗади эшләүләре өчен чиксез рәхмәтле.
Гөлфидә ханымны Республика ветераннар (пенсионерлар) оешмасы советы рәисе Хәбир Газиз улы Иштирәков ветераннар белән нәтиҗәле һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә озак еллар уңышлы эшләве өчен республика Мактау кәгазе белән бүләкләде. Гөлфидә Рәүфовна ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырган Рәхмәт хатлары белән горурлана.
Сезне, Гөлфидә Рәүфовна, күркәм юбилеегез белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм ветераннарыбыз арасында озак вакытлар бергә эшләвегезне теләп калабыз.
