МӘРДАНШИНА ЛЕНА ЭМИРОВНА - Мин 1931 елда Ютазы районында туганмын. Гаиләдә без җиде бала идек. Бер көнне әни иртән, балалар торыгыз әле, сугыш чыккан бит, дип, елап безне уятты. Урамда кешеләр елашкан тавышлар ишетелә, күрше егетләрен армиягә сугышка алалар икән. Берсе гармун уйный, башкалары җырлыйлар, өйләнмәгән егетләр иде, берсе дә кайтмады. Аннан ирләрне ала башладылар. Безне укудан соң чөгендер, бәрәңге утарга йөртә башладылар. Көз көне бәрәңге алырга йөрдек. Беренче елларда сөенеп укыдык, сөенеп эшләдек, аннан соң китте авыр еллар. Салым түләүләр, заданигә май, йомырка, бәрәңге, йон - барысын түләргә. Черегән бәрәңгедән әни кәлҗемә пешереп ашата иде. Кычыткан ашы пешереп ашый идек. Безнең сыер булгач, чәйгә сөт була иде инде. Утаулар башланды, печән җитте. Әниләр-апалар печән чабарга йөриләр, кипкән печәннәрне без җыеп барабыз. Бабайлар, малайлар чүмәлә итеп өяләр. Аннан кышка эскерт куялар иде. Салихҗан абыйны сугышка алдылар, әнинең абзыйсы Кашаф абыйны да алдылар. Берсе дә кайтмады, мәңгегә ятып калдылар. Иремнең ике абыйсын сугыш башлану белән алганнар. Берсенең үле хәбәре булган, берсе шул көе юк инде. Ниндидер чир чыкты, борын канап хәлсезләнеп үлә башладылар. Мәктәптә өч укучыбыз улде. Сугыш барысын да күрсәтте. Сугыш туктаганда без кырда идек. Бригадир Мәүләви абый атка атланып чабып килде дә, туганнар, сугыш беткән, ура, дип кычкырды. Хатыннар, без җиргә ятып сөенә - сөенә кайсыбыз елый, - айсыбыз көлә. Әткәем 80 яшьтә, әнием 100 яше тулып, алты ай киткәч, мәрхүм булдылар. Үзебез җиде баладан икәү генә калдык. Ундүрт яшьтән, җиде сыйныф бетереп, авылда эшли башладым: трактор бригадасында, комсомол оешмасында, агитатор булып... Аннан колхозда төрле эшләр башкардым. Сугыштан соң паспорт алып, Баулыга ОРС конторасына экспедитор булып эшкә кердем. Бу 1952 ел иде. Соңрак мине кибеткә эшкә куйдылар. Эш стажым 45 ел. Бүгенге көндә пенсиядә. Бик күп грамоталар, медальләр белән бүләкләделәр, шулар арасында сугыш елларында эшләгән өчен дә.
