Галеева Наилә Мостафа кызы 1932 елны Чаллы районы Яңа Сарайлы авылында туа.
- Сугыш вакытында миңа 13 яшь иде. Басуга чәчүгә яланаяк чыгып алдан ызан ясап бардык. “Әбәт вакыты” җиткәндә флаг күтәрәләр иде. Гел ач йөрдек. Бервакыт флагны иртәрәк күтәрделәр. Без сөенеп ашарга чакыралар дип йөгерәбез, барып җиткәч, сугыш беткән диделәр, – дип сөйләде Наилә әби. 1953 елны кияүгә чыккан, ике кыз һәм бер малай үстергәннәр. Юбилей медальләре белән буләкләнгән. Бугенге көндә Яңа Сарайлы авылында яши.