«Бөтен дөньяга килгән афәтне без дә кичердек”.
Кузнечиха районының, татар авыллары арасында иң зурысы булган 1200 хуҗалыклы, Иске Рәҗәп авылына безнең гаилә 1929 елда күченеп килә. Бу авылда безнең үзебезнең өй була. Нигезе хәзер дә сакланган.
“1937 елда шәхес культы башланды. Иске Рәҗәптән 63 кеше кулга алынды. 1938 елда кара афәт мине дә читтә калдырмады. Шаһитлар булмагач хөкем итә башладылар. Бер гаебем булмаса да төрмәдә 22 ай утырдым. 1940 елның мартында азат ителдем”- дип сөйли иде әти.
Әти төрмәдән азат ителсә дә шатланырга иртәрәк була әле. Яңадан Иске Рәҗәп авылында эшләргә күңеле тартмый. Аңа мәктәптә “халык дошманы” дигән ярлык тагыла. Янәсе ул төрмәдә утырган. Ул елларда әтинең үзе укыткан шәкертләре, иптәшләре дә бездән йөз чөерә. Апалар мәктәптән кайтып гарьләнеп елыйлар. Мәңге онытылмаслык хурлыклы, гафу итмәслек ел булган. Әти белән бервакытта эшләгән укытучыларның күбесе эзсез югала. Әти бу авылда укытуның киләчәген күрми, үзен һәм гаиләсен төрле мәсхәрәләрдән котылдыру юлы турында уйлый. 1940 елның җәй аенда Казанга килгәч, аңа Харис абый Шакиров очрый. Һәм ул аңа үз хәлен сөйләп бирә. Харис абый әтигә Балык Бистәсе Олы Елга авылының җидееелык мәктәбендә укытучылар җитешмәве турында әйтә һәм күчеп килергә тәкъдим итә.
Булган йорт кирәк-ярагын өч ат арбасына төяп юлга чыктык. Бу авылдан апаларга (олы апам Марсельеза 1925 елгы, Роза апам 1926 елгы, Илсөяр апам 1928 елгы) китәргә кыенрак булгандыр. Чөнки балачаклары монда үткән, дус кызлары күп, мәктәп еллары шушы авылда башланган бит.
Олы Елга авылы җиренә аяк бастык. Без килгән елларда авылда 200-250 хуҗалык булгандыр. 7-8 урамнан торган авыл. Аскы өлешендә түгәрәк күл урнашкан. Берничә коесы һәм чишмәсе бар. Авыл ике елга арасына урнашкан. Уртасында ике мәчет. Урамнарның баш-башларына җил капкалар куелган. Шул елны миңа биш яшь тулып килә торган була.
Минем балачагым ләгънәтле сугыш елларына туры килде. Бөек Ватан сугышы елларын искә алып китик. Бер кайгыдан арынып беттек дигәндә 1941 елда Бөек Ватан сугышы башланды. Бөтен ил өстенә кара афәт килде. Авылда сугышка яраклы ир-егетләрне солдатка озату башланды. Әтисез балалар көннән көн күбәя. Көн саен сугышка китүче абыйларыбыз гармун уйнап, җыр җырлап авылны әйләнеп, авылдашлары, туган авылы белән саубуллаша. Күпме күзләрдән кайнар яшьләр ага. Әле дә хәтеремдә, җигелгән атлар, җәяүләп баручы төркемнәр безнең авыл аша уза иде. Мәскәүне саклар өчен окоп казырга билгеләнгән кешеләр булган алар.
Сугыш башлануга әтине алып киттеләр. Әни дүрт бала белән берүзе торып калды. Авылда бар эш тә хатын-кыз һәм яшьүсмерләр җилкәсенә өелеп калды. 1941 елда әле яшәргә җиңелрәк була. 1942 елда тылда яшәүчеләргә дә тормыш авырая башлады. Тора-бара колхозда атлар калмады.Һәрбер аерым хуҗалык үгез җигә башлады. Үгезне хәлле гаиләләр генә үстерә һәм җигә алалар. Күпләр мал асрый алмый иде. Сугыш авырлыклары чыгымнары авыл халкы җилкәсенә төшә башлады. Авыручыларга караганда үлүчеләр саны күбәя. Төрле йогышлы авырулар үрчи бара. Табиблар көне-төне район тикшереп торсалар да, күп чирләрне җиңә алмыйлар. Халыкны дәваларга дарулар җитми. Фронттан шатлыклы хәбәрләр килми. Безнекеләр һаман чигенәләр. 1941 елның кышы кеше түзә алмаслык салкын иде. Авыл кешеләре арасында өшеп үлүчеләр дә булгалады. Сугыш чоры дәвам итә, авылга атна саен “похоронкалар” килеп тора. Мәктәптән дә ир-егетләр фронтка китә торалар. Без килгән елларда авылда дин тоту бик көчле иде. Хатын-кызларның барысында да балитәкле күлмәк, чигелгән алъяпкыч, чәчләре үрелгән, чулпылар тагылган, түгәрәкләп бәйләнгән баш яулыгы. Кызларның көндәлек киеме иде бу. Чишмәгә барганда да шул кием белән йөриләр. Кайсы йорт янында бүрәнәләр бар, шунда кич утыралар. Кызлар бер рәткә ә егетләр аларның каршысына тезелешеп утыралар иде. Кызлар көнбагыш кыздырып килеп, шуны барысына да таратып, озак кына чиртәләр. Караңгылана башлагач, парланганнар өйләренә таралыша башлый. Кыз үз йорты капкасы төбенә кайтып баса. Шуннан беркая да китми. Сугыш барса да тормыш үзенчә дәвам иткән.
1942-1943 уку елы башлана, әни нигәдер мине бу елны укырга бирми. Укыйсы килә, яшьтәшләрем барда укырга керде. Мин бу елны үзлегемнән хәрефләр өйрәндем.
Сугыш елларының берсендә элек килеп урнашкан өйлән югары оч урамындагы буш йортка күчтек. Ни сәбәпле безгә күчәргә кирәк булгандыр анысын хәтерләмим, сугыш елларын без шушы йортта үткәрдек. Ул елларны авыр гына дип әйтү дөрес булмас, һәр кеше ачтан үлмәс өчен үлем белән һәркөнне көрәш алып бара иде. Сугышта һәркөнне, һәр адым саен үлем сагалап торса да, анда сине тамак туярлык ашаталар, киендерәләр. Тылда яшәүчеләр атналар буе ашамыйча йөри. Хәтта кеше басып торган урынында егылып үлү очраклары да булды. Мондый афәтне Россия бервакытта да күрмәгән. Гитлерның гаепсез кешеләрне асу, ату, авылларны яндырып юк итүе аның кешелек хисләреннән мәхрүм булуын исбатлый. Психик авыру булгандыр ул. Аны кеше канын эчүче ерткыч дип танырга кирәк.
Тылда әллә ничә төрле йогышлы авыру таралган, халык бетләп беткән. Моңсу, караңгы авыллар, төнгә кердеңме, бүреләрнең улавы дөньяда яшәүне тагын да күңелсезрәк итә. Күрде инде ул еллардагы буын. Авыл халкының ашаган азыгы-черек бәрәңге, алабута, кычыткан. Өстә кырыкмаса кырык ямау белән ямалган кием. Халыкны төрле салымнар белән сыгалар гына. Соңгы сарыгын, соңгы тавыгын алып чыгып китәләр. Ачтан үлсәң үл, колхоз җиреннән бер уч ашлык алма. Югыйсә төрмә. Сталинның “тимер” законы. Өле үз өеңдә булган, үз көчең белән тапкан әйберләргә дә син хуҗа түгел. Өеңдә ачтан үл, актыгын бир. Авылларда заемнарга яздыру куркыныч төс ала иде. Колхозчы болай да бушка эшли, шуның өстенә тагын гаиләңнән өзеп заемга языл. Ул вакытта беркемдә дә акча юк. Бөтен кеше тилмерә. Ул елларда яшәү өчен кешеләр күп көч түкте. Авылдагы бүтән гаиләләргә караганда без начар яшәмәдек. Әни үзе теккәнгә күрә алай ук начар да киенмәдек. Дөресен әйткәндә, адәм баласы төрле шартларга җайлаша. Мал, кош-корт асрау шактый әйбәт яшәргә ярдәм итә. Сөттән әни шактый ризык әзерли иде.
Мине бер нәрсә гаҗәпләндерә: авыл халкының җире, йорт хайваннары булып, нигә алар ачтан интеккән? Хәзергә каләр бу сорауга җавап таба алмыйм. Җирдән файдалана белмәгәнме? Бәлки ялкаулык та, наданлык та булгандыр дип уйлыйм, чөнки өй янында җире булса да суган да, кыяр, кабак та үстермиләр иде бит. Рус авылына барып сатып алалар иде. Без төрледән-төрле яшелчә утырта идек, әни үстергән кабакны кыш буе ашый идек.
1943 елның көзендә мин беренче класска укырга кердем. Безне Мәрьям апа Хәйретдинова укытырга алынды. Без аны бик ярата идек. Беренче укытучы –баланың киләчәгенә юл салучы. Укырга, язарга, белем дөньясына беренче адымнарны атларга өйрәтүче дә ул. Дүртенче класста укыганда ул сукыр эчәге белән авырып китте. Без аны бик юксындык. Терелеп чыккач әкрен генә мәктәпкә килде. Беренчеләрдән булып аны мин кочаклап алдым, ул мине кочагыннан озак җибәрми торды. Бу күренеш хәтердә бигрәк тә уелып калган. Балачак – ул минем истәлек, кыланмышларга бик бай чак. Үлчәмгә сыя, гафу ителә торган чак.
1943 елның кышын әйбәт кенә чыктык. Мин дә үсеп җиттем. Шактый гына эшкә ярый башладым. Утын кисү, Марсельеза апа белән икебезгә иде. Абзарларны җыештыру, терлекләрнең асларын карау, бәрәңге бакчасына тирес чыгару миңа йөкләнгән иде. Бала вакыт бит уйныйсы да килә. Кайбер эшләрне үтәп тә бетермәгәнмендер, әмма әни бик коры тота иде. Эшләргэ тырыша идем.
Безнең гаскәрләр һаман алга бара. Җиңү көненә дә ерак түгел инде шикелле. Әтидән хат килеп тора. Уку елы дәвам итә. Укырга китап, язарга дәфтәр юк. Класслар салкын. Мичтә чи утын янып бетми, класс җылынсын дип күмерле килеш томалап куялар, башка исе тия. Сугыш елларында ул бер чиргә әйләнгән иде.
Язга чыккач малайлар кәрзин үрергә өйрәтте. Алар арасында кәрзинне бик оста үрүчеләр бар иде. Мин дә әнигә ике кәрзин үреп бирдем. Шуның өчен миңа,ул вакыттагы иң тәмле ризыкларның берсе саналган, күкәй пешереп бирде. Сугыш елларының җәйләрендә якын, ерак урманнарга җиләккә йөрү, чикләвек җыю-күңелле зшләр иде. Әни җыйган чикләвекнең бер өлешен кышка калдыра иде. Кыш көннәрендә, кич утырганда сандык төбеннән чыгара да безгә өләшә иде. Әни тормышта бик муллык белән торырга ярата иде. Безгә кем генә керсә дә әни чәй әзерләмичә калмый, бик кунакчыл булды. Әни табигать байлыкларыннан да оста файдалана белде. Яз җитү белән Кама буйларына юага(кыргый суган)йөри идек. Берәр капчык җыя идек. Болыннардан су киткәч, май, июнь айларында юа котырып үсә. Без Лаеш районының Шуган авылы тирәсендә Кама елгасы янындагы болынлыкларга бара идек. Күрше-тирәләр белән унар кеше дә җыела идек хәтта. Аннан соң әни аны турап, күкәй белән кушып, бәлешен, сумсасын пешерә иде.
Көз көне Саескан тавы авылы янындагы урманнарга барып миләш җыябыз. Ләкин ул авылның кешеләре безне ул урманнарга кертмәскә тырыша иде. Җиңү безнең якта икәнлегенә инангач, кешеләрнең күңеленә җылылык керде, башлары күтәрелеп китте. Әтиләре сугыштан яраланып кайткан иптәшләремә мин көнләшеп карый идем. Кайсының башында пилотка, өлкәнрәк малайларның өстендә галифе чалбар, билләрендә киң каеш, аякларында кирза итек. Малайларның күңелләре дә күтәренке, бар кешенең дә Җиңү көнен якынайтасы килә. 1944 елның җәе. Җәйнең кайсы ае булгандыр, әни:
“-Улым, улым, авылның бу ягыннан әтиең кайтып килә икән. Бер абыең сөенеч алды. Бар, каршысына йөгер,” -диде. Әни, үзе дулкынлана, киемнәрен алыштыра, өйне җыештыра, күзләреннән яшь ага. “Ура!Ура!Әти кайта!”- дип кычкыра-кычкыра шунда уйнаган малайлар яныннан уздым, алар барысы да дәшмичә генә басып торып калдылар. Йөгереп барып җитеп, әтинең муенына асылындым. Ул: “Улым, бик сагындым, исән-саулармы, сезне күрер көнем дә бар икән”,- дип пышылдады. Үзенең күзләрендә яшьләр. Ул мине озак җибәрмәде.
Әни әтине чәй әзерләп өйдә көтә иде инде. Әти килеп керү белән алар дәшмичә генә елаштылар. Әти озак кына әнинең башыннан сыйпап торды. Озакламый эштән апа да кайтып керде. Тагын күз яшьләре, елашулар. Авылдашлар бер атна буе әтине күрергә килеп тордылар. Күбесе фронт хәлләрен, ирләребез, улларыбыз очрамадымы дип сораштылар. Әтинең нигә алдан, 1944 елда кайтуын, олыгая төшкәч кенә аңладым. 1944 елда Сталинның карары чыккан. Әтигә ул вакытта илле яшьләр тирәсе булгандыр.
Авыр сугыш еллары үтә торды. Безнекеләр Европа аша Берлин юнәлешендә сугыша башлады. Озак та үтмәде, совет солдатлары Германия җиренә аяк басты. Сугыш бетәргә күп калмаган иде, авылга герман атларын кайтардылар. Яңа атларны карар өчен яңа ат фермасы булдырылды. Ул атларны тәрбияләр өчен күршебез Абдулла абыйны куйдылар. Авылда ат заты калмаган иде. Яңа бахбайлар кайткач, авыл ямьләнеп китте. Ә без, малайлар аларны карарга барабыз. Ат яратмаган малай малаймыни ул! Без исә-ат югында бер-беребезне “авызлыклап”, ат-ат уйнап үскән малайлар.
Атларның аяклары шундый юан, ә тояклары искиткеч зур. Үзләре ялтырап тора. Ул атлар “әсирлек”кә төшкән булгандыр. Тик салам гына ашап озак яши алмадылар, үлделәр. Күрше Фатыйма апа үлгән атларның гәүдәләреннән ит кисеп алып кайткан. Күп тә үтмәде, ул үзе күбенеп үлде. Әле ул елларны да күп гаилә ачтан интегә иде шул.
1945 елның 9 Май көнне бөтен авыл халкы урамга чыкты. Сугыш беткәнгә бик шатландык. Ләкин күп гаиләләргә бик моңсу булгандыр. Бихисап балалар әтисез калды, ә авылда күпме тол хатыннар?! Җиңү кемгә шатлык, кемгә кайгы китерде. Фашизм кулыннан котылсак та, бу коточкыч афәттән кешеләр яшәүдән туктап калды. Күпме гаиләләр таркалды, тап-таза ирләр сугыш кырында ятып калды. Авыллар җимерелде, яндырылды, күпме шәһәрләр җир белән тигезләнде. Россия халкы Гитлерга янаганмы? илеңне басып алам дип куркытканмы? Төркем-төркем гаепсез картларны, балаларны аттырган, концлагерьларда яндырган.Меңләгән кешеләрне агулаганнар. Сугыштан 30 миллионга якын әтиләребез, абыйларыбыз кайтмады. Сугышта отылмас өчен күпме байлыгыбызны, күпме акчабызны суга салдык. Без-кешеләр, исәннәр бу канлы сугышны бер мизгелгә дә онытмаска тиеш. Безгә канкойгыч сугыш кирәкме? Без бу дөньяга кунакка гына килгән.70-80 ел бирелгән гомерне кайгыда үткәрү гафу итәрлек хәл түгел. Гитлерга ләгънәт төшсен.
1946 елның июнь аенда сугыштан соң авыл халкы беренче мәртәбә Сабан туена әзерләнә башлады. Әтине Сабан туе комиссиясенең рәисе итеп куйдылар. Әле халык сугыш авырлыгыннан айнып бетмәгән булса да, Сабан туе күңелле үтте. Сабан туе бүләкләргә бай булмаса да, халыктан җыелган сөлгеләр шактый иде.
Авыр сугыш елларын мин Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында үткәрдем. Тора-бара без Яшел Үзән шәһәренә күченеп килдек. Мине моннан армия хезмәтенә алдылар. 1954-1957 елларны Тын океан флотында, Владивосток шәһәрләрендә хезмәт иттем. Мин армиядән кайтканда безнең гаилә Казанда яши иде инде. Укыдым. Аннан төрле оешмаларда эшләп, 1995 елда пенсиягә чыктым. Гомер буе халкыма гадел хезмәт итәргә тырышып яшәдем һәм алла боерса, яшәячәкмен.
Рафаэль Сальмушев – Бөек Ватан сугышы музее-мемориалы каршында оешкан “Сугыш чоры балалары” клубы җитәкчесе.