Моннан 90 ел элек, Ютазы районының Ташлы авылында туган Әнвәрия Хәсәнша кызы Гәләүтдинова бүген бәхетле картлыгын бөтен уңайлыклары тудырылган фатирда каршы ала.
Тыл хезмәтчәне Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны әлеге категория гражданнары өчен махсус кабул ителгән федераль программа нигезендә районда иң беренчеләрдән булып өр-яңа фатирга күченә. Ташлы авылының алпавыты булып, үз кибетен тоткан, ишле мал-туар асраган Хәсәнша бабайның мөлкәтен тартып алып, гаиләсе белән сөргенгә сөргәндә, бу кечкенә кызчык, мөгаен, шулкадәр озын гомер кичерермен дип уйлады микән?! Тәкъдиренә язылган сынаулы еллары шактый булса да, Әнвәрия апа бүген дә әле кызлар кебек җитезлеген югалтмаган, сәгать кебек эшләүче уй-зиһенле әби үз нәселенең бөтен тарихын барларга бик тә ярата.
Җиде балага гомер бүләк итеп, аларны лаеклы шәхесләр итеп олы тормыш юлына озаткан чал чәчле ананы олуг юбилее белән район социаль яклау бүлеге начальигы Светлана Кәримова, ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, балалары һәм туганнары тәбрик итте. Юбиляр Россия Президенты Владимир Путинның да котлау телеграммасын кабул итте.