Казан шәһәрендә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан искә алу чарасы узды. Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы Геройлары истәлегенә ясалган Мемориал янына бик күп кеше җыелды. Биредә Апастан район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин җитәкчелегендәге делегация дә катнашты. Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, “Яшь армия“ хәрби-патриотик хәрәкәте җитәкчесе Марсель Хикмәтов, “Яшь армияче“, Апас урта мәктәбе укучысы Булат Вәлиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина, хәрби хәрәкәтләр ветераны, аграр көллият җитәкчесе Фаил Курамшин, хәрби хәрәкәтләр ветераны, Кызыл Тау бүлекчәсе идарәчесе Рамил Шәрәфуллин башкалада хәтер чарасында булдылар. Алар Мемориалга венок салдылар, батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.


