Корпункт:
Кызыл-Тау авылында яшәүче Мөслимә әби Гаффарова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Бу уңайдан аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Кызыл-Тау авылы җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров акъәбине гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Үзенең назлы карашы, нәфис елмаюы белән тирә-юньгә җылы нур сибүче Мөслимә әбине газиз балалары, оныклары, оныкчыклары ихлас котлаулары, аллы-гөлле чәчәкләре белән сөендерде.

