Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Иске Байсар авылының хөрмәтле аксакалы Мирсәгыйть Котлыяровка, куйган хезмәтләрен лаеклы бәяләп, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырды.
Котлыяров Мирсәгыйть Асылгәрәй улы 1931 елның 14 гыйнварында Башкорстанның Илеш районы Иштирәк авылында тимерче гаиләсендә туа. 1936 елны әтисез кала, әнисе белән аның туган авылы Күктауга күчеп кайталар.
1945 елны Иске Байсарга киләләр. Үги әтисе хәрби линиядә элемтәче булып эшли. Йорт булмаганлыктан, башта Чишмәбашта торалар. 1946 ел ахырында Иске Байсарда төпләнәләр. Әнисе һәм үсмер егет хуҗалыкта эшли башлый. Аннан Мирсәгыйть кулланучылар җәмгыятендә йөк ташый, 1948 елда ветучастокка күчә.
МТС оешкач, бирегә аны механизатор итеп чакыралар. Лаештагы автомәктәптә 6 ай укыгач, шофер булып китә. 1951 елның 10 ноябрендә армиягә алына. Автомеханик белгечлеге үзләштерә.1952 елның ноябреннән ГДРдагы Совет Армиясе төркеме башкомандующие (ул чакта маршал А.А.Гречко була) гаражында хезмәт итә башлый.
1954 елның 23 ноябреньдә әнисе янына авылга кайта. МТСта шофер, автомеханик, оешма бетерелгәч, ДОСААФ каршындагы курсларда шоферлар укытучы, хастаханәдә шофер, Норильскида 2 ел механик, 1962 елдан “Кызыл Сөн” хуҗалыгында баш механик, Минзәлә авыл хуҗалыгы идарәсендә дәүләт техника күзәтчелеге инспекторы була.
Яшь чагында мәктәп елларын яртылаш укып, яртылаш эшләп үткәрү үзен сиздерә, шуңа М.Котлыяров кичке урта мәктәпне, соңыннан Чистай авыл хуҗалыгы техникумында читтән торып укый.
1967 елның мартында хуҗалыкка баш инженер булып кайта. 1971 елның 15 февралендә яңа технологияләр кертеп, хезмәтне оештыруда зур тәҗрибә туплаган баш белгечкә “Татарстан” хуҗалыгын җитәкләргә тәкъдим итәләр. 2 елга рәис итеп сайлыйлар, вакыты тулуга янәдән Иске Байсарга кайта, элекке хезмәтенә алына. Остаханәдә эш шартлары уңайлаштырыла, механизаторлар ремонт белән техник карау аермасын яхшы төшенә башлыйлар.
1978 елда Мирсәгыйть Асылгәрәй улы машина белеме һәм укытучысы булып мәктәпкә күчә. Ә 1981 елның 2 апреленнән авыл Советы рәисе итеп сайлана. 13 ел дәвамында җирлекне төзү-төзекләндерүдә, халыкның, оешмаларның мәнфәгатьләрен кайгыртуда күп көч куя. Лаеклы ялга чыккач, ветераннар советы рәисе урынбасары була, аннан ветераннар оешмасын җитәкли.
М.А. Котлыяров 1971 елның 4 маенда Почет билгесе ордены, тагын 5 медаль һәм “Социалистик ярышта җиңүче” билгеләре белән бүләкләнә.
