Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә тыл ветераннары белән очрашу кичәсе үткәрелде.Кичәдә бик күп хөрмәтле кешеләр катнашты: Илексаз авылы җирлеге башлыгы Гильфанов Ф.М., Илексаз авылы җирлеге башлыгы урынбасары Әһелтдинова Ә.Р., ТР Ак Барс банкының Сарман бүлекчәсе җитәкчесе Ризатдинов Г.Г., Илексаз авылы клубы директоры Биктимерова З. . Кичәгә район башкарма комитетыннан Галимова Гөлнара Әсгать кызы да килгән иде. Ул тыл ветераннары Нәбиуллина Әскыя апа, Гыймазетдинов Хаҗиәхмәт һәм Гыйльметдинов Кыяметдин абыйларга Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан медаль тапшыру тантанасында катнашты. Тыл ветераннары Бөек Ватан сугышы чорында колхозда эшләүләре, күргән авырлыклары турында сөйләделәр, башка сугышларның булмавын теләделәр. Кичә барышында мәктәп укучылар аларны матур концерт номерлары белән сөендерделәр. Соңыннан сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте.
