Корпункт:
Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авылы халкы Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган "Үлемсез полк" акциясенә кушылды. Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумыннан старт алып, авыл үзәгендәге Совет урамы буйлап "Туган ягым" паркында Җинү Парады белән тәмамланды. “Үлемсез полк” акциясендә барысы 780 кеше катнашты.
