Борискино волонтерларын алгы сызыктагы хәрбиләр «Үрмәкүчләр» исеме астында беләләр. Бер ел эчендә волонтерлар хәрәкәтендә катнашучылар 3×7 метр зурлыктагы 100 маскировка челтәре үреп тапшырырга өлгергәннәр. «Үрмәкүчләр» 105 килограмм сохари, 50 килограммнан артык өй токмачы ясап, җылы оекбашлар бәйләп алгы сызыкка озатканнар. Әлеге игелекле гамәлгә авыл мәктәбе укучылары да актив кушыла. Балалар хатлар язалар, открыткалар ясыйлар, хәрбиләргә ихлас рәхмәт сүзләре юллыйлар.
Югары Мактама мәдәният йортында хәтта Яңа ел бәйрәме чорында да эшне туктатмаганнар. Гармун моңы астында татар халык-җырларын көйли-көйли эшләгәннәр алар.
Яңа Нәдер авылы фидакарь-ләре хәрбиләргә үлән чәйләре, окоп шәмнәре әзерләп юлла-ганнар.
Габдрахманлылар маскировка челтәре үргәннәр, тайсуганлылар исә Яңа ел бәйрәме алдыннан МХО зонасындагы авылдашларының гозерен канәгатьләндереп, машинада куллану өчен җиһаз юллаганнар.
2026 ел Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде
Корпункт:
