Тәгъзимә Нуртдинова тумышы белән Шәбезбаш авылыннан. Үсмер чоры Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән күпләр кебек, Тәгъзимә Зыязетдин кызына да авырлыкларны үз җилкәсендә күтәрергә туры килә. Гаиләдә биш бала үсә алар. Туган көн иясенә сигез яшь тулганда, аларга әти-әнисез – ятим кала.
Сугыш елларындагы тыл тормышын бүген дә зур тетрәнү, күз яшьләре белән искә төшерә Тәгъзимә апа: өлкәннәр белән бер сафка басып урагын да ура, чәчүен дә чәчә беләкләре ныгымаган буын. Сугыштан соң исә ир-атлар белән дүрт кызны (алар арасында язма герое да була) Суыксу МТСына тракторчылыкка укытырга җибәрәләр. Трактор кадәр тракторны иярли кыз бала. 1946 елда Тәгъзимә Зыязетдин кызы “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә.
Ни кадәр генә авыр еллар булса да, тормыш туктап тормый – үз җае белән дәвам итә. 1950 елда Тәгъзимә апа насыйп ярын очратып, Калмаш авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше белән алты кызга гомер бүләк итә алар. Тормыш юлы белән беррәттән хезмәт юлы да Чалманарат җирлеге белән бәйләнә аның. 1950 елдан алып лаеклы ялга кадәрге гомере “Агыйдел” колхозында – намуслы хезмәттә үтә аның. Фидакарь хезмәте игътибарсыз калмый Калмаш килененең – 1977 елда аңа “Хезмәт ветераны” дигән исем бирелә.
Бүгенге көндә дә хөрмәтле зат Калмаш авылында бәркәтле гомер кичерә. Ил өстенә килгән кайгылы елларны кичкән юбиляр бүгенге имин, мул тормыштан бик канәгать, туган һәр таңга шөкер кылып яши ул. Балаларының, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтен, яратуын тою 95 яшьлек Анага яшәү өчен көч-кодрәт бирә.
Гомер китабының 95нче битен ачкан тыл ветеранын бүген Актаныш районы җитәкчелеге дә тәбрик итте. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева Тәгъзимә Зыязетдин кызына күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрен ирештерде.
Ләйсән Фоат кызы авыр елларның шаукымын үз җилкәсендә күтәргән буын вәкиленә бүгенге имин тормыш, аяз күкләр өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Энгель Фәттаховның котлау хатларын, күчтәнәч кабын тапшырды. Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов хөрмәтле авылдашына бәхетле, бәрәкәтле тормыш теләде.
Источник: https://www.instagram.com/p/CLRY6fYBt2F/?utm_source=ig_web_copy_link