15 февраль көнне Терпеле авылында гомер кичерүче Солтанова Зинаида Солтангәрәй кызы 90 яшьлек юбилеен каршылады. Зинаида апа улы, килене тәрбиясендә яши.
Аны юбилее белән котларга район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова килде. Ул хөрмәтле юбилярга саулык-сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге теләде. Зинаида апага РФ Президенты В. В. Путинның котлау открыткасы һәм Актаныш район башлыгы Э.Н.Фәттаховның истәлекле бүләге тапшырылды.
Источник: https://www.instagram.com/p/CLT0r_vBm0c/?utm_source=ig_web_copy_link