Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Норлат авылында туа. 7еллык мәктәпне бетергәч, туган авылында эшли башлый. 1943 елдан Норлат район “Ленин юлы” газетасы нәшриятында хәреф җыючы булып, 1944 елдан Үзбәкстан СССР Бохара өлкәсе Тандым район военкоматында хезмәткәр булып эшли. Февраль 1946 елдан ТАССР, Норлат район заготконторасында өлкән бухгалтер булып эшли башлый. Шунда Бөек Ватан сугышы ветераны, Урта Балтай авылы егете Габдрахманов Камил Кәбир улы белән танышып, 1948 елда гаилә корып җибәрәләр һәм Апас районы Урта Балтай авылына кайтып төпләнәләр, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Ире Камил 2001 елда вафат була. Файзә апа гомер буе Апас районы кулланучылар җәмгыятендә кибетче булып хезмәт күрсәтә. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. Файзә апа тыл һәм хезмәт ветераны, кызы тәрбиясендә гомер кичерә.