АБДУЛХАКОВА (ГЫЙНИЯТУЛЛИНА) ХӘЛИМӘ ӘГЪЗӘМ КЫЗЫ 1933 елда Баулы районы Ак-буа авылында әткәй Әгъзәм, инәкәй Нурикамал Гыйниятуллиннар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Сугыш чыккан дигән сүзне ишеткәндә, миңа 8 яшь, беренче сыйныфны гына бетергән идем. Шулай булса да, бу сүз миңа таныш иде. Хәзер елын хәтерләмим, әткәйне Фин сугышына озатканны хәтерлим. Безнең бәхеткә, аңа сугышка ук барып җитәргә Ходай язмаган. Сугыш туктап, кире кайтты, ул үзе теләп киткән булган Фин сугышына. 1941 елны яхшы хәтерлим: әткәй МТСта нефтебаза мөдире булып эшли иде. Кич белән эштән кайткач, сугыш чыкканын әйтте. Без бала чага бик аңлап та бетермәгәнбез ул чагында, алда ниләр күрәсен. Хәтерлим, әткәйнең, бу документларны саклагыз, дигәнен. Ул аның эш документлары булган, эшен тапшырырга да вакыт бирмәгәннәр. Икенче көнне без йокыдан уянганда өйдә әткәй дә, инәкәй дә, кече сеңпебез дә юк иде. Без урамга чыккач, бер апа әйтте, әткәйнең сугышка киткәнен. Инәки кече сеңлебез белән озата киткән. Без дә сеңлем Флёра белән җитәкләшеп әткәйне озатырга Ак-буадан Баулыга барырга булдык. Ул вакытта миңа сигез, сеңлемә 6 яшь иде. Без военкомат янына килеп җиткәндә кешеләр дә аз, соңгы машина да кузгалып китте. Ике апаның җиргә ятып елап калганнары әле дә минем күз алдымда тора. Алар ераграк авылдан килгән апаларга охшаган иде. Без дә әткәйне күрми калдык. Аларны МТС машинасы белән Ютазыга станциягә алып киткәннәр. Инәкәй бала белән кич кенә кайтты. Ул вакытта кече сеңлебезгә 2 яшьтә 4 ай гына булган. Шул көннәрдән башлап, без дә бергәләшеп үз көнебезне үзебез күрә башладык. Инәкәй бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр колхоз эшендә, без - 3 бала - беребездән беребез кечкенә, өйдә үзебез генә тора идек. Ашарга да юк. Ничек ачлыктан үлми калганбыз?! Әле дә искә төшә дә, елыйсылар килә, күңел тула. Ул әле үзебез генә түгел бит, маллар да бар, күп булмаса да. Җәй көне көтү куарга, каршы алырга, кыш көне - ашарларына бирергә, эчерергә кирәк. Суны чишмәдән көянтә-чиләк белән алып кайта идем. Ара бик якын түгел, су да күп кирәк. Без инәкәйне төнлә генә күрә идек. Ул кайтканчы салкын өйдә өшеп өчәүләп көтеп утырабыз. Кыш көне әни фермада маллар карый. Язга чыккач, басуга тырмага, тырма беткәч, сабан сөрергә ат белән, бәрәңге чәчәр вакыт җиткәч - сука сукаларга чыгаралар иде. Шулай ел әйләнәсенә колхоз эшендә. Өйгә төнлә эштән кайткач, сыер савып, ашарга әзерләп, керләр юып, йокларга да вакыты аз кала иде. Ул вакытта аңа 29 яшь булган. Инде 3 сыйныфта укыганда, мин инәкәйгә ярдәмче идем. Ачтан үлмәс өчен, кар эри башлау белән өшегән бәрәңге эзләргә бара идем, күрше әбиләр белән. Аякта чабата, ике көн киеп барсаң - тузып таралып та кала иде кырда. Сатып алырга акча булмагач, инәкәй үзе чабата ясарга өйрәнде, аны кич утырып ясый иде. Без чыра яндырып яктыртып тора идек. Кырда өшегән бәрәңге беткәч, урманга үлән җыярга йөри башладык. Кузгалак, какы, балтырган җыеп, ашап ачтан үлми калдык. Ул елларны Ходай тәгалә башка бер кемгә дә күрсәтмәсен. Шулай бер көнне, инәкәй иртән силос өчен үлән чабарга китте колхозга, көндез аны ат арбасына салып өйгә кайтардылар. Ачлыктан, тәрбиясезлектән егылып, кайта алмас хәлгә җиткән. Аннан соңрак мин чирләдем, шул ук ачлык чире белән. Ул вакытта ка- яндыр бик күп кешеләр күчеп килгәннәр иде. Алар белән бер табиб апа да булган. Кешеләр бик күп чирли башлагач, шул апалар өй саен кереп карап, чирлеләрне язып йөрделәр. Безгә дә керделәр, мин чирләп урында ята идем. Мине тыңлап карадылар да, бер язу биреп киттеләр. Шуның белән безнең янга килерсең, диеп. Ул вакытта мәктәптә укулар беткән иде. Мәктәптә көндезге аш оештырып, чирле балаларны бер ай шунда ашаттылар. Теге язу белән мин дә йөрдем ашарга. Аны әйттеләр, Америка ярдәм фонды җибәргән дип. Шулай авыр көннәр уза торды, мин инәки белән колхоз эшенә йөри башладым. Бер көн утауга чыксаң, 1 кашык он бирәләр, без икәү булгач - 2 кашык. Ул ничә граммлы булгандыр? Печән җыярга, бәрәңге ала башлагач - бәрәңге чүпләргә йөрдем (елын хәтерләмим инде хәзер). Бер көн әткәй кайтып килде. Озак кына госпитальдә ятканнан соң, өйгә күренеп килергә, диеп җибәргәннәр. Ун көн торып китте әткәй. Ул көннәр безгә зур бәйрәм булды. Бер көнне иртән инәкәй безне йокыдан, балалар торыгыз әле, сөенеч - сугыш туктаган, диеп уятты. Бу 9 май көне иде. Ул көнне бар халык урамда. Клубта яше, карты - бар да бәйрәм итте. Колхоз мал суйдырып, аш әзерләтеп, колхозчыларны ял иттерде. Эшкә йөргән балачага да читтә калмады. Шундый онытылмаслык авырлыклар да артта калды. 1945 елның көзендә әткәй кайтты. Көннәр үтте. Нефте эшенә урнашты әткәй, гади эшче булып. Аннан буровойда эшли-эшли бораулаучы, аннан мастер дәрәҗәсенә күтәрелде. Тормышлар да яхшырды, без бер зур гаилә - җиде бала - дүрт кыз, өч малай үстек. Әткәй генә сугыштан соң, туган балаларының үсеп җитеп, нинди һөнәр ияләре булганнарын күрмәде. Сугыш афәтләренең шаукомы иртә алып китте үзен - 50 яшьтә гүр иясе булды. Инәкәй сугыштан соң, туган дүрт баласы белән - берсеннән-берсе кечкенә, тагын ялгыз калды. Өчебез гаиләле идек инде. Инәкәй ялгыз калса да балаларын укытырга тырышты. Өч энебез дә, аларның икесе игезәкләр, югары белем алып, табиб булып эшлиләр. 1942 елны, 17 яшеннән сугышка китеп, исән-сау кайткан Мияссар исемле егеткә тормышка чыктым. Ул 1948 елны Баулы бораулау идарәсенә эшкә урнашып, 40 ел бер урында эшләде. 50 ел бергә гомер итеп, өч бала үстердек. Ул инде күптән үлде. Улларыбыз еракта яшәсәләр дә, кайтып хәлемне белеп, ярдәм итеп торалар. Әлеге көндә кызым һәм киявем белән яшим. Аплаһы тәгаләгә бик рәхмәтлемен. Тормышыма бик канәгать.