Абдуллин Рәүф 1919 елның 11 январендә Юлтимер авылында дөньяга килә. 1941 язында Армиягә китә. Шофер булырга укый. 2 удар армиянең 42 мотоукчы полкында хезмәт итә. Сугыш башлангач сугышка керә.
Ул сугышкан армиянең командиры Власов була. Гаскәр яртылаш чолганышта кала. Власов немецларга сатыла. Полк 2 мәртәбә чолганыштан бик зур югалтулар б/н чыга. 3 тапкыр Волхов күле тирәсендә чолганышка эләгәләр. Шушы вакытта Власовның сатлык икәнен барысыда аңлый. Ләкин солдатлар пленга бирелергә теләмиләр. Фашистлар аларны кысрыклыйлар. Совет сугышчылары 400 ләп машиналарын юкка чыгарып, полк командиры җитәкчелегендә үзебезнекеләр ягына чыгарга карар кыла. Сугышчылар урманнар буйлап озак йөриләр. Алар ачыга, хәтта итне чи килеш ашыйлар, кан эчәләр hәм сыер тиресе ашауга кадәр барып җитәләр. Сугышчылар hәм сугыш кирәк яраклары көннән көн азая. Хәзер инде алар нибары 91 кеше генә калалар. Ләкин зур кыенлыклар белән булса да, үзебезнекеләргә кушылалар.
Фашистлар Мәскәүгә якынлаша. 6 ноябрь көнне барысы да атакага ташлана. Немецлар Мәскәүдән алып ташлана. Шушы көннәрдә Рәүф абый авырып госпитальгә эләгә. Ләкин ул тизрәк фронтка ашыга. Ил өстенә кара яу булып ябырылган илбасарлардан үч аласы килә аның. Терелеп җитмәсә дә ул частенә кайта.
Сугышлар авыр була. Немецлар тәүлеккә җидешәр тапкыр атакага күтәрелә. Совет солдатлары үзләрен аямыйча көрәшә. Сугышларның берсендә кулы hәм аягы нык яралана. Канга батып иптәшләреннән калган сугышчы үзендә урманга шуышып барырлык көч таба. Берничә мәртәбә аңын югалта, 2 – 3 км юл үтә. Яралыны санитар эт госпитальгә алып кайта. Рәүф абыйның ике бармагы өзелгән була, операция ясагач кулы төзәлә. Ләкин аягының хәле генә шәптән булмый аңа 3 тапкыр операция ясарга туры килә.
Алты ай госпиталь аррта кала. Тагын фронт. Тагын аяусыз көрәш. Кулы сәламәт булмау сәбәпле аны повар итеп куялар. Ут яңгыры аша үтеп, ул сугышчыларга ашарга илтә. Көннәрдән бер көнне тагын яралана. Госпитальдән чыкканда аның часте Висла елгасы кырында була. Ул күпер төзүчеләр частендә хезмәт итә. Дошман уты астында алар совет гаскәрләренең алга баруын тәэмин итү өчен көрәшәләр.