Абдуллина Гайшә апа 1926 елның 27 нче сентяберендә Пермь өлкәсе Часовой поселыгында туа. Гәйшә апага 7 ай вакытта, алар әтисенең туган авылы Сәмәкәйгә кайталар. Ләкин шәһәрдә туып үскән кыз-әниләре, авыл тормышына яраклаша алмый. Авылда урак урырга, көлтә бәйләргә кирәк. Әтиләре Чаллы шәһәренә алып барып, пароходка утыртып, әниләрен кире Часовойга кайтарып җибәрә. Ә кечкенә Гайшә әбисе тәрбиясендә кала. Әтисе яңадан Тупач авылы кызы – Миңсылу белән тормыш кора. Мондагы ачлыкка чыдый алмыйча, әтисе яңадан Миңсылу белән, Пермь өлкәсе Часовой поселыгына чыгып китәләр. Ә кечкенә Гайшә бу юлы әбисе тәрбиясендә кала. Часовойда аларның ике уллары туа. 1929 елда Лотфулла исемле энесе тугач, бала карага дип Гайшә апаны кайтып алалар. 1937 елда Гайшә апаны янә Сәмәкәйгә кайтаралар һәм инде 40 нчы елда барлык гаиләләре белән монда кайталар. Сугыш башланганда Гайшә апага 15 яшь була. Әтисе өлкән яшьтә булгач,аны сугышка алмыйлар, Чаллы шәһәрендә труд-армиядә була.Атнага бер тапкыр авылга кайтаралар.1944 елда котырган кан чиреннән әтиләре үлә. ”Ул вакытта 130лап кеше кан чиреннән үлде”- дип сөйли Гайшә апа. Мәктәпне тиз генә больница итеп үзгәртәләр. Сыерлары булган кешеләр сөт белән үлми калалар. ”Безгә Мәгъсүмә апа бәрәңге шурпасына йомырка салып аш пешерә иде, без шуның белән исән калдык”- дип сөйли Гайшә апа. Сөтне, йомырканы, итне үзең ашамыйча тапшырыга кирәк. 200 л сөт, 200 күкәй, 40 кг ит тапшырырга кирәк була. Нормаңны үтәмәсәң контораның караңгы бүлмәсенә ябып куялар. Ә эш көненә 40 грамм арыш бирәләр. Гайшә апа үги әнисе белән сарык та, тавык та карый,урак урырга да йөри. Иң авыры чабата киеп кыш көне басуда кар тоту була. Кыш буе туң җирне кәтмән белән китеп, каз оясы белән балчык ташып буа дә буалар. Сугыш беткәндә Гайшә апага 20 яшь була. Авылда сугыштан соңгы бик авыр еллар. 1950 елда ул янә Часовойга чыгып китә. Ләкин үз әнисен бер тапкыр да күрми. Шунда эшкә керә,тормышка чыга, ике кыз үстерә. 1966 елда 15 ел гомер иткән тормыш иптәше үлеп китә. Гайшә апаны кызлары бик ерак бер шәһәргә алып китмәкче булалар. Ләкин язмыш аны янә Сәмәкәйгә кайтара.