Сугышның беренче көннәре Хәлимә апаның 12 яшьлек чагына туры килә. Шул вакытта ул җилкәсенә почтальон сумкасы асып, күрше Янурыс авылыннан хат ташый. Сугыш вакытында Азалак иң зур авылларның берсе була. Биредә һәр йортта диярлек ир-атлар фронтка алына. Бер нигездән дүртәр-бишәр кешенең илне дошманнан азат итәргә киткән очракларда аз булмый. Почтальон кеше хат килү белән үк аларны адресатына тапшырырга ашыга, өстәвенә, почта бүлекчәләренә сугыш барышын бәян иткән листовкалар – информбюро хәбәрләре дә көн саен китерелеп тора. Шуңа хат таратучы авылдагы һәр йорттагы хәлләрдән хәбәрдар була.
Хәлимә апа Абдуллинаның истәлекләреннән: “Сугыш елларында авылга килгән кайгылы хәбәрне тапшырудан да авыры юк иде”, дигән юллар бар. Ә андый хәбәрләр 1942 елда бигрәк ешаеп китә. Биш улын фронтка озаткан Мөшәрәфә әбинең дүртенче улына да үлү хәбәрен алган мизгелне Хәлимә апа гомере буе күз алдында тота. “Ничекләр юатыйм соң дип өзгәләнгәнем әле дә исемдә. Тик нинди генә сүзләр эзләсәм дә, таба алмадым шул. Я, нәрсә әйтә ала идем соң мин ул минутларда? Аның кайгыдан кечерәеп, бөрешеп калган гәүдәсенә карап, үземнең дә тыела алмый елап җибәргәнем хәтердә”, дип яза почтальон.
Әйе, сугышның канлы тегермәне меңләгән якташыбызның гомерен өзә. Фашистлар коралыннан гына түгел, тылда ачтан, чирдән үлүчеләр дә күбәя ул елларда. Чөнки көзен уңыш амбарлардан кырып-себереп районга озатыла, өстәвенә, авыл халкыннан сөтләтә-итләтә салым җыеп торалар. Тыл тормышының йөген Хәлимә апа Абдуллина үз җилкәсендә тоя. Хат ташудан тыш язын-көзен басу эшендә, кышын Чаллы элеваторыннан җәяүләп чәчүлек орлык алып кайтуда була. Үзе белән тылда көч куйган авылдашларын искә алып, ул, соңрак, 1960-80нче елларда , район газетасына язмалар биреп бара. Сугыш елларында башкарган почтальон хезмәтенә ул кабаттан 1956 елда керешә. Ул эшләгән дәвердә, 1964 елда Азалакның үз почта бүлекчәсе төзелә.
Хәлимә апаның 1939 елда хәрби хезмәткә алынган абыйсы сугышның беренче көннәрендә хәбәрсез югала, 1944тә әтисе гүр иясе була.
Миләүшә Закирова
“Сарман” газетасы, “Азалак энциклопедиясен язган почтальон”.
№11, 18 февраль 2015 ел.