Әтисе Николай Кузнецов, урман эшчесе, гаиләсе белән Чаллы леспромхозының Соболеково торак пунктында яши. Әнисе иртә вафат булгач, Антонида сеңлесе белән ят ана тәрбиясендә кала. Үги ананың ияреп килгән кызы да бар. Әтисе Николай Агафоновичка фронтка чакыру кәгазе килсә дә, күзе зәгыйфь булгач, аны тылда, урман кисүдә калдыралар. Урман эше авыр, биек-биек агачларны аркылы пычкы белән кисеп аударырга, делянка читенә чыгарып өяргә кирәк. Юллар төшүгә (анысын да чистартып, чана-арба йөрерлек хәлдә тотарга туры килә) бүрәнәләрне атлар белән тарттырып озату зур көч сорый. Антонида, чандыр гәүдәле кызый, бер эштән дә тартынмый, һәркайсын җиренә җиткереп башкарырга тырыша. Сүзгә тапкыр, эшкә чая, булган кызның киләчәген кайгыртып, леспромхоз директоры кырыс кына итеп Тоняга:
– Белемең аз. Казанга укырга кеше сорыйлар. Җыен, – дип әйтеп куя. Антонида үз сүзле. Тартыша. “Бармыйм, өйдә эш күп”. “Алай икән, төенчегеңне әзерлә. Окоп казырга китәсең”. Сугыш вакыты. Бәхәсләшергә урын юк. Антонида тиз генә җыенып Казанга китә. Анда мастерлыкка укып кайта. Фронтка киткән ирләр урынына калып, мастер эшен башкара. Колхозлардан урман кисәргә бригадалар, күпләп хатын-кызлар килә. Агачларны кисеп аудару җиңел түгел. Басылып үлүчеләр дә була. Еккан агачларны сөйрәтеп, пычкы белән кисеп, әрдәләп өясе – норманы үтәүчеләргә ипи карточкасы белән тәүлеккә 600 грамм, ә гаиләдәге балаларга 200 грамм ипи тия. Ашыйсың, тамак туймый. Антонида Николаевна яшьлек истәлекләрен тезә. Пыялалы шкаф эченнән төргәге белән документларын чыгара. Кадерләп саклаган фоторәсемне алып тапшыра. Фотода куе кара чәчле, түгәрәк йөзле, кыю карашлы ир кеше янәшәсендә ачык йөзле, озын чәчен аркасына таратып салган ханым басып тора. Икесенең дә күзләреннән шатлык нурлары балкый.
– Бу үткән гасырның 50 елларында тормыш иптәшем Иван Никитович белән төшкән фотосурәтебез. Ул ФЗО тәмамлап эшкә килгән иде. 1948 елны кавышып, тыйнак кына туй ясадык. Шул чор хатирәсе, – ди Антонида фоторәсемне саклык белән сыйпап. Яшь гаилә әтисе йортында такта белән генә аралаган чоланда тормыш башлый. Бер-бер артлы балалар туа, дүрт малай һәм бер кыз. Урманчылыкта эш кимегәч, 1955 елны Круглое Поледа тимер юлы салына башлагач, Бәткегә күчеп киләләр. “Ворошиловский” совхозында һәм тимер юл төзелешендә Абрамовлар беренче юл яручылардан булалар. Антонида Николаевна 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен медале белән бүләкләнгән