Абзалов Мәхмүт Хафиз улы 1925 елны Сарман районы Шәрләрәмә авылында туа. Гаиләдә 5 баланың иң өлкәне була, калганнары-кызлар. Әтисе Хафиз сугыш чыкканда колхоз рәисе булып эшли. Әтисен сугышка алганда Мәхмүт гаиләгә бердәнбер терәк булып кала, чөнки әниләре авыру, иң олы сеңлесе Гөлсинәгә 12 яшь кенә була. Шуңа күрә дә ул сугышка киткәндә безнең ихатага сукмакны биек чүп үләннәре басып китәр инде дип уйлый. Ләкин кызлар кечкенә генә булсаларда, әти белән абыйның үле хәбәре килсә дә сыгылмыйлар. Әби-әниләре Минзифа-ул чорның иң укымышлы кешесе була. Авыл кешесе аңа килгән хатны укытырга һәм яздырырга килгән.
Мәхмүт 1942 елда сугышка китә, Белоруссия фронтында булган каты сугышларда катнаша һәм снаряд кыйпылчыгы тиеп геройларча һәлак була. 1944 елның 1 январендә Гомель өлкәсе, Быхов районы, Усахи авылында җирләнә. 1943 елның 31 декабрендә “За боевые заслуги” медале белән бүләкләнә. Әнисе 1982 елда үлә. Ә медальгә удостоверение 1989 елда кайта (№783734). Бүгенге көндә 4 сеңлесенең 1 генә исән.
Чыганак: Шәрләрәмә авылы мәктәбе, 2011 ел