Беек Ватан сугышы башланганда миңа 6 яшь тулып килэ иде. Этием Афзал Сэхипгэрэй улы, икенче кенне ук сугышка китте. 1942 елныц февраль аенда “хэбэрсез югалды” дигэн язу килде. Энием Кэшифэ ноябрь аенда бэби табып, еч бала белэн ирсез калды.
Сугыш чоры балалары турында язганда, узеннэн-узе энилэр турында җылы сузлэр эйтэсе килэ. Авылда энине туганнары “ак тутэй” дип дэшэлэр. Ул бик тэ эшчэн, ярдэмчел, игелекле булганга, авыл халкы да аны хөрмэт итте. Имэнле авылында дуртьеллык башлангыч мэктэптэ 1943 елда укый башладым. Дурт сыйныфка бер укытучы. Дэфтэр-калэм юк. Кумер белэн иске китап битлэренэ язабыз. Тормышның һаман да авырайганы курше авылга - Иске Иркэнэшкэ 5нче сыйныфтан башлап, өч километр араны җэяу йөреп укый башлагач, нык сизелэ башлады. Аякта чабата, өскэ кияргэ кием юк. Язын-кезен бик еш салкын су ярып йөргэнлектэн, өле хэзер дэ “бу аяклар ничек тузэлэр икен” дип уйландыра.
Мин 1935 елның 3 августында туганмын да, 15 август дип теркэлгэнмен. Урак есте булганлыктан, курше авылдагы авыл Советына барырга вакытлары булмаган. Чөнки бала тапканның икенче кенендэ ук, бэлэкэй арбага бер кенлек баласын салып, ени басуга уракка киткэн. Басуда кечле бозлы яңгыр яуганда, этинең энесе Акмал абзый мине узенең гэудэсе белэн каплап, улемнэн алып калган. Узе Бөек Ватан сугышыннан кайтмады - һэлак булды.
Безнең авыл Ык елгасы буенда, бик куп куллэр, чишмэлер арасында, эрэмэле болында урнашкан иде. Ачлык елларында алар безне улемнэн коткардылар. Мин кечкенэдэн балык тотарга өйрэндем. Иртэн ук су буена төшеп, байтак кына балык тоткалый идем. Әни эштэн кайтуга ашарга эзерлэу, бакча утау, яланнан кипкэн тизэк, чыбык-чабык алып кайту, малларны карау, аларны кетудэн каршы алу, су алып кайту һәм башка йорт эшлэре миңа йеклэнгэн иде. Эш кушканда эни: “Улым син ир кеше” дип, куңелне кутэрэ, устереп җибэрэ иде.
Без, авыл балалары, җэйге каникулда бик иртэ колхозда эшли башладык. Башта ат җигеп эшлэу, печэн, келтэ ташу кызык булып тоелса да, соңрак авыррак эшлэрдэ дэ катнашырга туры килде.
1953 елны урта мэктэпне тэмамладык. Атна арасында 20 километр араны җэяу атлап, ачлы-туклы яшэп укуы җиңеллэрдэн булмады. Өлгергэнлек таныклыгы алганда һәрвакыт ашыйсы килу гадэткэ кереп беткэн иде инде. Язмыштан узмыш юк. Адэм баласы чыдарга тиеш.
1953 елның октябрь аенда - мин Сталинградта. Шәһәр сугыштан соңгы яраларны төзэтеп килэ, җимерек йортлар һаман да бар. Павлов йорты да шул килеш. Трактор заводы бөтен көченэ эшли. Заводта халык дэртлэнеп, сөенеп эшли. Сугышта җиңу яулау сөенече көч бирэ, дэрт ести. Мин заводта бетонщик ярдэмчесе, слесарь - җыючы булып кече конвейерда ДТ-54 тракторына двигательлэр җыюда булдым.
Бер ел утугэ, безне товар вагоннарына төяп, Ерак Көнчыгышка, Приморье краена Армия сафларына китереп җиткерделэр. Танкларны чит илгэ озата торган хэрби база иде ул. Сугыш чоры балалары хэрби хезмэт итэ торган вакыт. Армиядэ кызык һэм гыйбрэтле хэллэр булып кына тора. Шуна да карамастан, ул вакытта “дедовщина” дигэн тискэре куренеш юк иде. Куп терле миллэт вэкиллэре тату яшэдек. Моңа Бөек Ватан сугышында СССР халыклары дуслыгы аркасында фашизмны җиңеп чыгу зур тәэсир ясавы бэхэссез. Без - сугыш чоры балалары - моны тирэнтен аңлый идек.
1956 елда, укулар утеп, механик-водитель таныклыгы аддым, танк командиры булдым, ко- мандованиедэн “Рэхмэт хаты” өйгэ килде, отпуск бирделэр. Отпуск ул вакытта солдатка бик аз була иде. Чын мәгънәсендә, армия безнең өчен купкырлы тормыш мәктәбе булды. Шулай итеп, өч еллык хәрби хезмэт вакыты утеп тә китте.
Минем язмышымэ геофизика разведкасы тармагында бик куп районнарда, өлкэлэрдә эшлэу һэм яшэу эйбэт йогынты ясады. Басуда, уңайсыз шартларда тормышның ачысын-течесен курдем. Белемгэ омтылып, укуымны дэвам иттем. Взрывник, шартлату эшлэре җитэкчесе, профсоюз ко¬митеты рәисе булып 1957-1969 елларда Бөгелмәдә, “Татнефтегеофизика" һәм Кострома экспедициясендә эшлэдем һэм Казан университетының юридик факультетын тәмамладым.
Туган якка кайтып, 1970 елның декабрь аенда мин Баулы районында халык судьясы итеп сайландым. Гаилә белән уңайлы фатирда яши башладык. Судья булып эшләу өчен аңа нинди таләпләр мэҗбури булуы турында узеннән-узе билгеле: югары юридик белем, тормышны яхшы белу, гаделлек, һәрхэлдә кешелеклелек сыйфатлары. Еллар уз катлаулыклары белән утә тордылар. 27 ел эчендә алты мәртәбә халык судьясы булып сайландым, биш тапкыр Мәскәудә һөнәр дэрэҗәсен устеру укуларында булдым. Судьяларның Бетенроссия II съездында катнаштым. “Татарстанның атказанган юристы” исеме бирелде. Шулар арасында иң кадерлесе - халык ихтирамы.һәм уземдэ дә халыкка булган ихтирам хисе арта торды. Отставкада булсам да, хакимият “Бавлинскому району 80 лет” медален тапшырды.
Мин 1960 елда Дәлифә исемле кызга ейлэнеп, бергэ бик тату һәм куңелле яшәдек. Баулыда ул башта сату эшендә, аннан “Госстрахта” эшләде. Эшлэгән урынында мактаулы һәм ихтирамлы иде.
Илебез, денья сулышы белэн яшәгәндэ иң меһим мәсьәлә - Тынычлык - аның өчен көрәшу, җир шарындагы халыклар дуслыгын ныгыту. Алдагы буыннар без кичергән коточкыч сугыш елларын кичермәсен, утәсе юллар сикәлтәле булса да, имин булсын иде.