АХМАНОВ Алексей Осипович (9.3.1897, Казан губернасы, Казан өязе Алат авылы - 17.11.1949, Минск), генерал-лейтенант (1941), Советлар Союзы Герое (18.4.1945). Казан пехота курсларын (1920), Эшче-Крәстиян Кызыл Армиясен механикалаштыру һәм моторлаштыру хәрби академиясен (1935), Химик саклану хәрби академиясен (1938, Мәскәү), К.Е.Ворошилов исем. Югары хәрби академияне (1948, Мәскәү) тәмамлый. Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. 1918 елдан Кызыл Армиядә: Гражданнар сугышында Юденич, Деникин армияләренә каршы сугыша. Бөек Ватан сугышы алдыннан танк дивизиясе җитәкчесе, 1941 нең июненнән 23 нче танк корпусы командиры. Яссы-Кишинёв операциясендә (1944), Будапешт өчен барган сугышларда (1945) батырлык күрсәтә. 1948 дән Белоруссия хәрби округының бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләре командующие. Ике Ленин, ике Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов, 1 нче дәрәҗә Кутузов орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. К., 2000; Гараев М. Ахманов Алексей Осипович // Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
Литература: Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963; Гараев М. Ахманов Алексей Осипович // Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1; Булатов Н.Х. Йолдызлыйолдызлар. К., 2000.